Әтнәдән гуманитар ярдәм китә
Яңа ел якынлаша. Шул уңайдан Әтнә районы махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гуманитар күчтәнәчләр җибәрделәр.
- Ике атна алдан Яңа елга егетләребезгә күчтәнәчләр җибәрәбез, дип хәбәр салган идек. Район халкы бердәм булып, төрле әйберләр җыюга кереште. Беркем дә читтә калмады, мәктәпләр, волонтерлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләребез, гомумән авыл халкы тиз арада кирәк-яраклар, ашау-эчү туплауга кереште, - дип каршы алды безне Ашыт мәдәният һәм спорт үзәгендә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина.
Спорт мәйданчыгы уртасында мәдәният өлкәсендә эшләүче кызлар мәш киләләр иде. Һәрбер тартманы яхшылап карап, тиешле күчтәнәчләрен салып баралар.
Әлеге тартмалар үз ияләренә туган җир сәламе булып барып ирешеп, сөендерсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев