Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәнең «Туган ягым» ял паркында «Безнең ишегалды» игелекле күрше проекты кысаларында бәйрәм узды

Олы Әтнә авылының “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “Безнең ишегалды” игелекле күршеләр проекты кысаларында фестиваль узды.

Фестивальдә Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы Илшат Әминов, җирле үзидарә органнарыннан депутатлыкка кандидат Рөстәм Хисамиев, җәмәгатьчелек фикере лидеры Алмаз Сибагатуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. 

Фестиваль кунаклары "Безнең ишегалды" программасының ничек тормышка ашырылуы, соңгы биш елда республикада нинди уңай үзгәрешләр булуы хакында сөйләделәр.

Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидат Рөстәм Хисамиев үзенең чыгышы белән фестивальне башлап җибәрде. Ул фестивальгә килүчеләргә рәхмәт әйтте.

– Республикабызда бик күп Федераль һәм Республика Программалары эшли. Бу проектлар нәтиҗәсендә социаль объектлар төзелә, капиталь төзекләндерелә, территорияләребез яңартыла. Шуның нәтиҗәсендә кешеләрнең тормыш сыйфаты уңай якка нык үзгәрә. Районыбыз күпсанлы Программаларда актив катнаша. Соңгы елларда алты мәдәният йорты төзелде, дүртесе капиталь төзекләндерелде. "Чулпан" балалар ял лагеренда капиталь ремонт үткәрелде. Өч авылда парклар булдырылды, ике балалар бакчасы төзелде. “Безнең ишегалды" программасы буенча ике ишек алды тәртипкә китерелде. 9 мәктәп, 6 балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Районыбызның 14 авылында ФАПлар булдырылды. Әтнә районының үзәк шифаханәсендә һәм авыл хуҗалыгы техникумында ремонт башкарылды. Зур күләмдә юллар төзелеше, ремонт эшләре үткәрелде. Быелгысы елда да әлеге эшләр дәвам итәләр. Күшәр мәктәбендә – ашханә, "Ашыт" спорт комплексы да капиталь ремонтлана, Күәм авылында парк төзелеше тәмамлана, Үртәм авылына юл салына, - диде ул.

Кыскача мәгълүмат

«Безнең ишегалды» Программасы нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды. 5 174 йорт төзекләндерелгән. 2019 елда ишегалларын төзекләндерү һәм яңартуны күздә тотып, «Безнең ишегалды» Программасын булдыру инициативасы белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе чыкты. Программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча эшли башлады. Ул партиянең әлеге идеясен хуплады һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында фикер алышырга тәкъдим итте. 5 ел дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» Республика Программасын тормышка ашыра. Башка төбәкләрдә аның аналоглары юк. 

Илшат Әминов та: 

- Әтнә районында моннан 15 ел элек булган идем. Бу юлы, хәтта, танымадым. Яхшы якка нык үзгәргән район. Бу да безнең республиканың тормыш хәлен яхшыртуга юнәлгән булуын күрсәтә. Республикада илледән артык Программа эшли. Татарстаныбыз нык үзгәрде: бездә бик матур биналар, парклар, яр буйлары бар. Ирешелгәннәрне тагын да ишәйтү мөмкинлегебез бар – барыбызга бердәм булырга, бу юнәлештә эшебезне дәвам итәргә кирәк.

Камил Нугаев исә:

- Татарстаныбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше яхшыруга барлык чит төбәкләр дә көнләшеп карый. Элек район башлыклары ниндидер төзелеш башлар өчен үзәк хакимияттән үзләре сорап йөри иделәр. Җитәкчебез моны күреп, озак еллар район башлыгы булып эшләгән дәвердә үзе белеп, барысын да аерым Программа буенча башкарырга дигән фикергә килде. Россиядә “беренче карлыгач” иде бу һәм иң беренче булып Татарстанда эшли башлады. Аннан соң Россиядә кабул ителде, - диде.

Алмаз Сибагатуллин да:

- Районыбызның икътисади халәте көннән-көн ныгый. Быел да күп күмәк хуҗалыкларда моңа юнәлтелгән төзелешләр дәвам итә. Моңа республикабыздагы Программаларның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә ирешелә, - дип билгеләде.

Чара барышында Олы Әтнә авылындагы күршелек фестивалендә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне бүләкләделәр.

Алсу Мәхмүтова, Зөһрә Хөсәенова, Гөлнур Насыйрова, Зәйнәп Галиуллина, Илсия Кадыйрова, Рәмзия Сибагатуллина, Ләйлә Абдуллина, Чулпан Исмәгыйлевага, Альбина Төхфәтуллинага, Зөһрә Мөхәммәтгалиевага  Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды..

- Республикабызда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур эшләр башкарыла. Татарстаныбыз авыллары күзгә күренеп үзгәрә, халкыбызның яшәү дәрәҗәсе үсә. Игелекле гамәлләрнең берсе - "Безнең ишегалды" программасы буенча да ишегалдыбызда күп эшләр башкарылды, гаиләләребез белән яшәргә, балалар үстерергә шартлар тудырылды. Моның өчен без республикабыз җитәкчесенә зур рәхмәтле, – диде Ләйлә Абдуллина. 

- «Безнең ишегалды» проекты нигезендә ишегалдыбыз бик матурайды. Без, өлкәннәргә урамга чыгып сөйләшеп утырырга, балаларга уйнарга, вакытларын файдалы итеп үткәрергә менә дигән мөмкинлек булды,  Мондый программаларны булдырган җитәкчеләребезгә рәхмәт, – диде  Гөлнур Насыйрова.

Шулай ук төзекләндерүгә дә йомгаклар ясалды.

Шулай ук «Туган ягым» ял паркында әтнәләргә «Бердәм Россия»дән мини-календарьлар тараттылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев