Авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән
Соңгы хәбәрләр

Авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән

Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе җәрәхәтләнгән.

Бүген көндез Чаллы янындагы М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча белешмә буенча, Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. 

Авария вакытында җиңел автомобильдә өч бала була. Һәлакәттә 11 яшьлек бала шунда ук үлә. Тагын икесе – 14 һәм өч яшь ярымлык балалар төрле имгәнүләр алган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-06-2021/tatarstanda-m7-yulynda-avariyad-ber-bala-lg-n-ike-bala-img-ng-n-5827669


Нет комментариев