Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Балалар шаяруы белән чыккан янгыннар фаҗига белән тәмамлана

Җәйге каникулларга да санаулы көннәр калды. Шул уңайдан янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләр, әби-бабайларны тагын бер кат кисәтеп үтә.

Балаларның ут белән шаяруы еш кына янгын чыгуга сәбәп була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәү, өлкәннәр ягыннан аларны тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар үз уеннарында еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен  кабатлыйлар. Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар ялгыз калганда аеруча чагыла. Шуңа күрә дә балаларның ут белән шаяру куркынычы бик кискен тора. Иң мөһиме фаҗигане кисәтү, иң яхшысы булдырмый калу.

Без, өлкәннәр балаларга начар үрнәк күрсәтмәскә тиешбез. Алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазь кабызмагыз. Шырпыны балалар өчен куркынычсыз урыннарда саклагыз. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотмагыз. Куркынычсызлык таләпләренә туры килү сертификаты булган, автоматик рәвештә өзеп кую җайланмасы булган электр приборларыннан гына файдаланырга була. Исегездә тотыгыз-кечкенә саксызлык та зур бәлагә китерергә мөмкин.

Әгәр балалар үзләре генә учак якканны, шырпы һәм зажигалка, янучан сыеклыклар белән уйныйлар икән, яннарыннан узып китмәгез, аларны туктатыгыз! Тормыш тәҗрибәсе  күрсәткәнчә, балалар арасында янгыннарны  кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып бару, янгын чыгу куркынычын күпкә киметә.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән "101" яки "112 " телефоны буенча янгыннан коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев