Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Балаларыңны югалтасың килмәсә, уйлан...

Ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, ә менә гүзәл затның баш салып эчә башлавы – бик куркыныч.

Галимнәр тарафыннан уздырылган күпсанлы тик­шеренүләр  нәтиҗәләренә игътибар итсәк, хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек 5-6 тапкыр тизрәк пәйда була икән. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә сәрхушкә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр.
2015 елдан Республикада гамәлгә ашырылучы «Аек­лык ноктасы» проекты да хәмер белән «дуслашкан» хатын-кызга төрле яклап ярдәм күрсәтүне күздә тота. Эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән дәвалаудан тыш, әлеге гүзәл затларга психологик ярдәм дә күрсәтелә.
Әлеге проектның төп максаты – алкогольне чиктән тыш күп кулланган аналарда һәм әтиләрдә ныклы ремиссия формалаштыру, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүне һәм балаларны гаиләдән алуны булдырмау.
“Аеклык ноктасы” проектында безнең район да катнашты. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау бүлеге сәркатибе Наилә Баһаутдинова белән сөйләшәбез.
– Әлеге проектка без 2017 елда кушылдык. Һәм әни кешеләрнең теләге белән (өч әни теләк белдерде) тиешле дәвалану узылды. Дәвалану барышында психологлар белән аралашулар булды. Шөкер, әлеге проектта катнашкан әниләр, соңыннан үзләренең ялгышларын аңлап, төзәлә алдылар. Безнең өчен иң куандырганы шул, – диде.
Республикада “Аеклык ноктасы” проекты бүгенге көндә дә дәвам итә. Әлеге проект­ка кушылырга теләге булучылар балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Әлбәттә, әлеге эшләр аноним һәм бушка башкарыла. Балаларын һәм дә гаиләсен югалтасы килмәүчеләр, үзе генә әлеге афәттән котыла алмаганны аңлаучылар өчен менә дигән мөмкинлек бу.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев