Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Балкы, Әтнә, илебез киңлегендә!

1990 елның 25 октябрендә Әтнә районы кабаттан торгызылды. Ә быел районыбызның күркәм юбилее – 35 еллык туган көне.

Бер караганда әллә ни зур дата да кебек түгел. Әмма шушы еллар эчендә башкарылган никадәр хезмәт, тырышлык, үсеш, уңыш... санап бетерә торган түгел.
Әтнә – мәйданы буенча Татарстанның иң кечкенә районы булып тора, нибары 681,4 кв.км тәшкил итә. Халык саны күп түгел. Биредә кара алтын да бәреп чыкмый, поезд юллары да, олы юл-трассалары да юк. Әмма иң зур байлыгы – алтын куллы, бәхетен эштә тапкан, хезмәтне сәнгать итеп яши белгән эшчән халкы, уңган терлекчеләре, батыр игенчеләре бар. 
“Әтнә”, Әтнәм”, ди­еп юкка гына халык җыр­ларына кермәгән бу сүзләр. Аның искиткеч бай, гүзәл дә, шанлы да тарихы бар. Аның гасырлар аша мил­ләтебезнең асылын, ата-баба­ларыбызның гореф-гадәт­ләрен, мәдәни мирасларын саклап килгән сынмас рухы, үз җаны бар!
Әтнә районы кабат оешканнан соң, башкарылган эшләр тарих битләрендә уелып калган якты, гүзәл чор. Бүгенге көндә башкарылган хезмәтләрне санап үтү дә кирәкмәстер, чөнки барысы да һәркемнең күз алдында. Шулай да район үзәгендә һәм авылларда салынган асфальт юллар район халкын гүр газабыннан коткарды, дисәк тә ялгыш булмастыр. Бу хакта газета укучыларыбыз үзләре әйтерләр.   
Тагын бер горурлык, ул чорда хыяллана да алмаган бәхет – күрше районнарның гына түгел, хәтта күрше республика халкы көнләшерлек хезмәт – район авыллары тулысынча газлаштырылды. Район үзәгендә, авылларда төрле социаль объектлар төзелде. Үзәктә: больница, мәдәният һәм спорт үзәге; яңа мәктәп,  бассейн, ял паркы һәм башкалар, авылларда: яңа мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлеге биналары сафка басты. Моннан тыш, күпме объектларга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Авыл җирлекләрендә дә ял парклары булдырылды. Районны төзекләндерү, яңарту эшләре бүгенге көндә дә дәвам итә. 
Авыл хуҗалыгына килсәк, Әтнә районы сөт җитештерү буенча алдынгы районнарның берсе. 
Мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә дә ирешкән уңышларыбызны санап бетергесез. Мәдәният белән сугарылган, сәнгать белән ашланган, мәгърифәт нуры иңдерелгән уңышлы туфракта туган данлыклы шәхесләребез – районыбыз горурлыгы.
Бәйрәм уңаеннан район оешканга кадәр Әтнәбездә яшәгән, хезмәт куйган һәм аннан соңгы тормышның да шаһитләре булган райондашларыбызга сүз бирергә булдык. Ни генә дисәк тә, гадел бәяне халык үзе бирә. 
Нинди генә авырлыклар тумасын, тормыш нинди генә сынаулар алдына куймасын, районыбыз халкының тәкъдире – туган җирендә яшәү, иген игү, терлек асрау, хәләл хезмәт белән көн күрү. Районның төп хәзинәсе – алтын куллы эшчән халкы, уңган терлекчеләре, батыр игенчеләре, Казан артының гасырлардан килгән мәгърифәт нурын йөрәкләрендә йөртүче мөгаллимнәре, табибләре, мәдәният-сәнгать әһелләре.
Бәйрәм уңаеннан, Әтнә районы оешуга катнашы булган шәхесләргә сүз бирик әле. 
Азат Гарипов, Әтнә районын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, озак еллар Әтнә район үзәк больницасының баш табиб вазыйфасын башкарды:
– Быел күркәм юбилей – Әтнә районы кабат оешуга 35 ел. 35 ел гомер узса да, ул вакыттагы авырлыклар, һәр мизгел, һәр вакыйга бүгенгедәй күз алдында.Ул вакытта Габделәхәт Хәкимовны депутат итеп сайладык.
Сайлаган вакытта аңа наказ бирелде: беренчесе, районны кайтару, икенче – больница һәм мәчет салдыру. Шуны да аңларга кирәк, кешенең үз инициативасы, үҗәтлеге булмаса, аңа бернинди дә наказ биреп булмый. Ул вакытта тиз арада инициатив төркем төзелде һәм районны кире кайтару турында сүз булу белән, икенче көнне үк эшкә тотындык. 
Ул вакытта шундый сөйләшү булды, районны кабат оештыру, кайтару өчен халыктан имза җыеп алырга кирәк иде. Һәм бер көн эчендә 11 мең имза җыелды. Күз алдына гына  китерегез, 11 мең имза бит ул. Аңлагансыздыр, бөтен халык район оештыру яклы иде. Имзаларны туплап икенче көнне Казанга чыгып киттек һәм аны Югары Советка илтеп бирдек. Безгә бу имзаларга тикшерү үткәрәчәкләре турында әйттеләр. Янәсе, берүк кешенеке түгелме?! Әмма ул вакытта кеше өчен кеше имза кую кирәк тә түгел иде. Район оешканчы никадәр киңәшмә узуы, никадәр эшләр башкарылуы, күпме йокысыз төннәр турында сөйләп бетерә торган түгел. Алар барысы да Әтнә районы тарихына якты эз булып уелып калдылар.
Бер сүз белән җыеп әйткән очракта, беренчедән, безгә Аллаһы Тәгалә шушы юлны насыйп итсә, икенчедән, әлеге чорга шушы бәндәсен – Габделәхәт Хәкимовны тудырган. Ул булмаса, бәлки район да булмас иде. Ә район оешканнан соң, башкарылган хезмәт, үзгәреш һәркайсыбызның күз алдында.

Хәмит Галимҗанов, барлык тормышын туган җиргә, авыл хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең берсе, бүгенге көндә Әтнә районы Ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара:
– Ишетеп белүемчә, район оешу турындагы имеш-мимешләр, сөйләшүләр 1990 елларга кадәр дә булган. Әтнә халкы бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәреп караган. 
Кызганыч, сөйләшүләр генә чынга ашмаган. Аны хәтта халык арасында кызык итеп: “Юллар пычрак булгач, Алат тавын менә алмый икән” дип тә сөйләүчеләр дә булды. Ул чорда совхоз директоры булып эшләгән Габделәхәт Хәкимов Югары Советка сайлаулар вакытында үзенең кандидатурасын күрсәтте. Мин аның ышанычлы кешесе буларак, авылларга чыгып йөрдек. Башка кандидатлар чыгышы белән чагыштырганда, иң кыска, конкрет чыгыш аныкы иде. Сайлауларда Габделәхәт Хәкимов җиңеп чыкты. Шуннан соң район оештыру турында сүз булды.
Район оештыру җиңелләрдән булмады, әлбәттә. Кем сиңа район бирәм, дип торсын инде. Болар барысы да Габделәхәт Хәкимовның тынгысыз хезмәте, йокысыз төннәре, алга куйган максатына омтылу нәтиҗәсе.
1990 елның 25 октябрендә район оешкач, бөтен халык эшкә кереште. Шунсыз мөмкин дә түгел иде. Юллар төзелеше башланды. Параллель рәвештә яңа объектлар төзелә башлады. Бу вакытта Әтнә кырмыска оясы белән бер иде. Ә Әтнәнең бүгенгесе Аллаһка шөкер, куанырлык.

 Марат Шәйдуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев