Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Бәрәзәдән Хөснетдиновлар нәселе зона турына юллама алды

Күңгәр мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән гаиләлр арасындагы бәйрәм чарасы булып узды.

Ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрә.
Чыннан да, бу көнне бәйрәм дип атарга буладыр. Чөнки фестивальдә катнашу өчен һәр гаиләгә зурдан әзерләнергә туры килгән. Биредә Күңгәр авыл җирлегеннән Галимовлар, Кышлау авыл җирлегеннән Хәйруллиннар, Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән Хөснетдиновлар гаиләләре катнаштылар. Иң элек гаиләләр жюри әгъзаларын, килгән кунакларны нәсел шәҗәрәсе, гаилә ядкарьләре, үз гаиләләренә генә хас гореф-гадәтләр белән таныштырдылар.

Һәр гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсе турында бик матур, кызыклы итеп сөйләде. Буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрнең, милли бизәкләрнең бүгенге көндә дә саклануы, дәвам итүе һәркемдә зур соклану тудырды. 

Гаиләләрнең чыгышларына Казаннан кайткан махсус жюри әгъзалары бәя бирде. Алар Әтнәдә генә пешергән әлбәдән дә авыз иттеләр, гаиләләрдә сакланган милли бизәкләрне исләре китеп карадылар. Бәрәзә авылыннан 12 бала булган Хөснетдиновлар гаиләсенә соклануын белдерделәр. 

Әлеге гаилә апрель аенда узасы зона турына юллама да алды. Соңыннан гаиләлргә урыннар билгеләнсә дә, без бары тик барысы да җиңүчеләр дип кенә язабыз. Чөнки катнашу өчен һәр гаиләгә бик күп көч түгәргә туры килгән. Өстәл тулы сый-нигъмәт, әби-бабайлардан сакланган эш кораллары, милли бизәкләрне табу, саклау да үзе бер зур хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев