Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«БеZ бергә- беZ бердәм» махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә теләктәшлек

«БеZ бергә- беZ бердәм» махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә теләктәшлек исеме астында матур чара узды.

Республика көне уңаеннан районыбызның  "Туган ягым" мәдәни һәм ял паркында бәйрәм чарасы узды. Биредә "БеZ бергә- беZ бердәм" махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә теләктәшлек, дип исемләнгән акция кысаларында районныбызның батыр, ялга кайткан егетләренә бүләкләр тапшырылды.

Егетләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов котлады.

- Егетләребез үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмый, безнең тынычлыгыбыз өчен . Рәхмәт сезгә, - диде ул.

Олы Мәңгәр авылыннан Рамил Мостафин, Олы Бәрәзә авылыннан Айзат Зарипов, Күңгәр авылыннан Ирек Әхмәтов, Фәнис Әхмәтов, Чишмәле Сап Динур Әхмәтов, Күлле Киме авылыннан Марат Нигьмәтҗанов, Яңа Әтнәдән Айнур Галимов, Кече Әтнә авылы Руслан Яруллин, Күәм авылыннан Рәдиф Гыйниятовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәхмәт егетләребезгә. Иң мөһиме тиз арвда исән-сау кайтырга насыйп булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев