Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Больницада хисап тоттылар

Район үзәк больницасында 2025 елга нәтиҗә һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Район башлыгы табиб­ларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтергә һәм мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Аның эшчәнлегендә Татарстанның Сәламәтлек сак­лау министры урынбасары Фәридә Яркәева, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) поликлиника буенча генераль директор урынбасары табиб-хирург Ринат Гыйлаев, Әтнә үзәк больницасы баш табибы Сергей Ибраһимов һәм хастаханә табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары катнашты. 
Баш табиб үз чыгышында узган елны больницадагы системалы үзгәртеп корулар, кадр­ларны яңарту һәм цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү турында сөйләде. 
Аерым алсак, соңгы 5 елда туучылар саны ике тапкырга кимегән, ә үлүчеләр саны арткан. 
– Моның сәбәбе халыкның картаюы белән бәйле, – диде ул. 
Шунысы куанычлы – баш табиб әйтүенчә, хезмәткә сәләтлеләрнең үлү очраклары 2 тапкыр диярлек кимегән. Тагын бер мөһим күрсәткеч – районыбызда өлкәннәр һәм балалар буенча үткәрелгән профилактик чаралар 100%ка үтәлгән. Биредә репродуктив сәламәтлек буенча эшне аерым искә алу урынлы булыр. Диспансеризация кысаларында барысы 4985 кеше, шул исәптән 65 яшьтән өлкәннәр дә каралган. Аерым категориягә керүче һәм аерым игътибар таләп итүчеләрне дә искә алды баш табиб. Әйтик, өлкән яшьтәгеләрнең 92% ы 3 сәламәтлек төркеменә ия. Балалар арасында 3-5 төркемгә ия булучылар – 28%.
Больницада табиблар белән тәэмин ителеш 85% тәшкил итә. Аеруча участок табиб-терапевтына, табиб-онкологка, табиб-эндокринологка, табиб-офтальмологка мохтаҗлык сизелә. Бу уңайдан максатчан укытуны телгә алу урынлы булыр. Ел дәвамында 5 кеше табиблыкка, 12 кеше урта белгечлеккә укыйлар. 
Тагын бер куанычлары – хезмәт хаклары үсештә. Шулай ук табибка кабул итүнең электрон чират рәвешендә үсеш алуы да сөенечле, шул исәптән бу MAX мессенджеры аша да алып барыла. Моны күбрәк яшьләр үз итә. Әйтергә кирәк, табиб бүлмәсе янында болын буе сузылган чираттан котылуның ышанычлы юлы бу.
Янә бер мөһим үзенчәлекне искә алырга кирәк – баш табиб белән аерым элемтә каналы бар хәзер. Узган бер елны 147 сугышчан хәрәкәт ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары медицина ярдәме алдылар. Алар өчен эш «яшел коридор» принцибы буенча оештырылган. Кышлау авылында яңа модульле ФАП ачылышын, яңа наркоз-сулыш аппараты кайтарылуны, лаборатория җиһазларын яңартуны зур адымнар белән алга китеш дип бәяләргә була. 
– Дөрес, проблемалар да бар, – дип больница эшчәнлегенә тәнкыйть белән дә карады баш табиб. 
Әйтик, төп бурыч – гомуми үлүчеләр санын норматив дәрәҗәгә кадәр киметү. Моннан тыш, диспансерлаштыру планын тулысынча үтәү. Ә иң амбициоз максат – табиблар өчен күпфатирлы йорт төзү һәм үзәк район хастаханәсендә ремонт эшләре үткәрү. 
Министр урынбасары әлеге докладны бәяләп чыгыш ясады. 
–  Әлбәттә, алда торган максатларыгыз бик мөһим. Шул ук вакытта профилактик чараларга игътибарны көчәйтергә кирәк, аларның сәламәтлек саклау системасын ныгытуда роле бик зур, – дип ассызык­лады.

Район башлыгы Рөстәм Хисамиев үзе дә элекке табиб буларак, бу тармакны яхшы белә. Шуңа күрә: 
– Медицина өлкәсендәге проб­лемаларны яхшы аңлыйм, – дип ассызыклады.
Аерым алсак, райондагы больница хезмәткәрләре өчен торак мәсьәләсенең кискен торуын билгеләп үтте.
Һәрвакыттагыча, медицина советының иң күңелле өлеше соңыннан узды. Шәфкать туташы Гөлнара Якупова, Күңгәр авылының ФАП мөдире Сәрия Камаева, табиб-травматолог Рәмис Әхмәтов, рентген лаборанты Әлфия Гыйнатуллина, педиатрия кабинеты шәфкать туташы Сәрия Җәлилова, лаборант-фельдшер Раил Шиһапов, Чембулат авылы ФАП мөдире Резеда Һадиева, техник хезмәткәр Айсылу Әюпова, табиб Наил Бариев ел нәтиҗәләре буенча грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев