«Чулпан» лагеренда милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер-класс үткәрделәр
Соңгы хәбәрләр

«Чулпан» лагеренда милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер-класс үткәрделәр

Әлеге чара бик мавыктыргыч узды.

Әтнә районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләләре  «Чулпан» лагеренда милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Калфак - татар халык костюмының аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм рухи чисталыгы символы.  Мастер-класста балалар кәләпүш формасында калфак тегәргә өйрәнделәр, калфак кисү һәм тегү серләрен, әби-бабайларыбыз кулланган чигү һәм бизәнү әйберләрен белделәр.


Нет комментариев