Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Диләрә Гарипова татар теленнән имтихан тапшырды

Комыргуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Диләрә Гарипова татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Республика буенча аны быел 7 кеше сайлаган – Мөслим, Түбән Кама, Казан шәһәренең Идел буе, Совет һәм Авиатөзелеш районнары укучылары. Шуларның берсе – Әтнә укучысы. Имтиханнан чыккач, Диләрәдән ни өчен татар телен сайлавы һәм имтихан биремнәре турында сораштык.

- Мәктәптә уку дәверендә татар телен бик яратып укыдым. Район һәм республикакүләм олимпиадаларында катнашып, урыннар алдым. Татар теле буенча имтиханга ел буе әзерләндем. Биремнәрнең төрлесе булды. Белгәннәремне язып чыктым, - диде ул. Диләрәнең әнисе, шул ук вакытта аны 5 сыйныфта бирле укыткан укытучысы Гүзәл Гарипова:

- Диләрәне 5 сыйныфтан бирле укыттым. бик тырыш укучы булды. Район һәм республикакүләм олимпиадаларында катнашып үзенең белемнәрен күрсәтте. Имтихан тапшырабызмы дигән сорауны биргәч, бер дә икеләнмичә ризалыгын бирде. Ел дәвамында аның белән әзерләндек, тест биремнәрен карадык. Төрле-төрле әдәби әсәрләрдән мисаллар китерен иншалар язарга өйрәндек. Һәм менә бүген Диләрә районкүләмендә татар теленнән имтихан тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев