Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Дәүләт Думасы пенсия буенча закон проектына Россия Президенты керткән төзәтмәләрне раслады

Владимир Путин керткән тугыз төзәтмә өчен 385 депутат тавыш биргән.

Дәүләт Думасы пенсия турындагы законга Владимир Путин керткән үзгәрешләрне кабул итте. Төзәтмәләр икенче укылышта кертелде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тугыз төзәтмәне кабул итү өчен 385 депутат тавыш биргән.

Шулай ук “Бердәм Россия" керткән төзәтмәләр дә хупланган. Шуларның берничәсе пенсиянең туплана торган өлешенә мәсьәләсенә багышланган. Аларны фракция депутатлары хәзерге пенсия яшендә – хатын-кызлар өчен 55 яшьтән, ә ирләр өчен 60 яшьтән түләргә тәкъдим итә. Икенче төзәтмә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү буенча.

Июльдә Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Бу хатын-кызлар өчен 63 яшь һәм ир-атлар өчен 65 яшь.

Август ахырында Россия Президенты әлеге карарны йомшарта алырлык берничә чара тәкъдим итте. Хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше 60, ә күпбалалы әниләр пенсиягә алдан чыга алачак.

  • Татарстан Республикасында пенсия яшендәге гражданнар өчен социаль ташламалар сакланачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/26/172291

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев