Дүрт авылдан 36 бала
Түбән Көек мәктәбендә белем алучылар саны соңгы 15 елда 3 тапкырга кимегән
Балалар тавышыннан гөрләп торучы мәктәп чираттагы мәшәкатьләр эчендә “кайный” башлады. Түбән Көек мәктәбе директоры Сөмбел Кадимова белән шул хакта сөйләштек. Хәер, балалар тавышыннан гөрләве турында язып бераз арттырдым бугай? Әңгәмәбез башы да шушы темага багышланды.
–16 ел элек мәктәпкә җитәкче итеп билгеләнгәндә, биредә 100дән артык бала укый иде. Хәзер аларның өчтән бере генә калды. Бу уку елында 36 бала гына белем ала, – дип көрсенә җитәкче.
Дөрестән дә, укучылар саны һаман кими. Аерым алсак, Түбән һәм Югары Көекләрдән, шулай ук Яңа һәм Иске Шимберләрдән килеп укыйлар биредә. Аларга 11 укытучы белем бирә. Укытучы димәктән, биредә белем бирүче Илнур Хисмәтуллин Россия Федерациясенең Мактау кәгазенә лаек булды. Чыннан да, “Информатика” фәне бик көчле бу мәктәптә. Районда иң зур стажлы “Информатика” укытучысы да ул бугай әле. Гомумән, мәктәптә укытучыларның күбесе өлкән буын вәкиле хәзер.
Ни кызганыч, мәктәпне тәмамлаучылар арасында педагогик өлкәне сайлаучылар бик юк икән. Бүгенге көннең төп проблемасы да кадрлар җитмәү белән бәйле дип саный директор. Әйтик, бу уку елына читтән килеп-китеп йөрүче яңа инглиз теле укытучысы белән кергәннәр. Чөнки элеккесе үз туган ягына кайтып киткән. Хәзер педагогиканы, аның да чит тел укыту юнәлешен сайлаучылар юк диярлек шул. Мәктәп директоры да:
– Мәктәпне 5 бала тәмамлады, аларның икесе медицина өлкәсен сайлады. Гомумән, яшь буын медицинага күбрәк тартыла, ә педагогика өлкәсенә баручылар безнең җирлектә юк диярлек, – ди.
Медицина өлкәсе яшьләрне күбрәк кызыксындыра, үзенә тарта дип саный ул. Ә гомумән алсак, быел мәктәптә өч “Совместитель” укыта.
Мәктәпнең 28 сутый бакчасы, элеккечә итеп әйтсәк, тәҗрибә кишәрлеге дә бар. Монда барлык төр яшелчәне дә үстерәләр. 10 сутый тирәсе мәйдан биләгән бәрәңгене алганнар инде. “Трактор утырта һәм ала да, чүплибез генә. Укучы балалар өчен хезмәт тәрбиясе дә бу. Кишер-чөгендерне әле алмадык, ә кыяр һәм помидор теплицада әле дә бар”, – ди ул. Кыскасы, гадәти яшелчәләр үстерәләр монда. Ә инде мәктәп яныннан һәркем диярлек сокланып узып китә торганы – тирә-якны шау чәчәктә тоталар.
Җитәкченең шушы мәктәп территориясе белән бәйле уй-хыялларын да искә алу урынлы булыр.
“Мөмкинлек бар, биредә авыл халкына бер спорт мәйданчыгы төзелсә, яхшы булыр иде”, – дип саный мәктәп җитәкчесе.
Чөнки тирә-якта видеокамералар бар, һәрдаим күзәтү астында булачак. Гомумән, мәктәпнең тышында да, эчендә дә камералар күп.
Быелгы уку елында мәктәпнең 1 сыйныфына 6 бала кергән. Бишәү чыгып киткән, алты бала килгән. Мәктәптә иң күп укучылы сыйныф бу. Кызыклы саннар күп монда. Әйтик, 2 сыйныфта 1 укучы гына укый. Әмма мәсьәләнең икенче, уңай ягын күрәләр биредә. Һәр балага шәхси якын килү, һәрберсенә күбрәк белем бирү мөмкинлеге бу, дип саныйлар. Бу уңайдан Сөмбел Кадимова кызык кына очракны телгә алып узды.
– Күршеләргә шәһәрдән оныклары кайтып, авылны бик ошатканнар. Әбиләре янында гына калырга теләүләрен әйткәннәр. Әбиләре биредә бер сыйныфта 3 бала гына укып, көн саен диярлек укытучы алдында җавап тотарга туры килүен әйткәч, “Юк, әби. Китик әле без”, дип әйткәннәр ди. Тагын бер укучыбыз, былтыр читтән кайткан иде. Мәктәпкә озак ияләште ул. Баштарак укытучы дәресне сорагач, “Мин бит әле кичә генә җавап бирдем”, дип әйтә торган иде...
– Бу укучыларны күз алдына китереп, ирексездән елмаерга мәҗбүр булдым. Күп һәм аз укучылы сыйныфларга белем бирүдә аерма зур шул.
Хәзер бөтен мәгариф системасына бәйле хәлдә, Түбән Көек мәктәбендә дә “ОБЖ” урынына “ОБЗР” фәне укытыла, ягъни, укучы балаларга Ватанны саклау иминлеге нигезләре бирелә. Нигезе – патриотик тәрбия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев