Габделнур абый олуг юбилеен билгеләп үтте
Югары Шашы авылында гомер итүче Габдулнур абый Бәйрәзмов 90 яшьлек юбилен каршы алды.
Аңа оныклары бабай дисәләр дә, безнең алай диясе килмәде. Әле дә үз көчендә, йорт җирен ялт итеп карап тота, мал-туар да асырый. Мал муарын да үзе карый.
- Танам бар . Аны бетерәсем килми. Миңа бер иптәшг, ди ул үзе.
Габделнур абыйны район башлыгы Рөстәм Хисамиев та юбилее белән котлады. Гомер буе тракторда эшли ул. Бәхетне туган авылында таба. "Озын " акчалар эзләп читкә дә чынып китми. - Эшләдем дә, эшләдем. Әле дә тик тоөырна яратмыйм, - ди ул. Габделнур абыйның зиһененә дә исең китәрлек. Китап һәм газета-журналлар укырга ярата. "Күзлек кимим", - диде ул шаккаттырып. Сөбеханалла, дип карагыз үзенә. Күзләр тидерә күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев