Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрында “Эхо веков – Тарихта без эзлебез” исемле республика Шәҗәрәләр фестиваленең зона туры узды

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды

Районга Апас, Кайбыч, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Буа Һәм Әтнә районнарыннан килгән гаиләләр үзләренең нәселләрен тәкъдим итте.

Болар: Апас районыннан Насыйховлар, Әтнәдән Хөснетдиновлар, Балтачтан Ишмурзиннар, Буадан Идиятуллин-Мөлиховлар, Югары Осланнан Ильясовлар, Биектаудан Гәрәевлар, Чүпрәледән Михайловлар, Яшел Үзәннән Гыйбадуллиннар, Кайбычтан Мышевлар гаиләләре.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихы, гореф-гадәте, йоласы, үткән юлы һәм бүгенгесе бар — алар кабатланмас һәм үзенчәлекле. Бу истәлекләрне тыңлаган саен халкыбызның бай мирасына соклану хисе туа. Гаиләләр әзерләгән өстәлләрдә ниләр генә юк иде: берсеннән-берсе тәмле, мул ризыклар, күз явын алырлык нәфис кул эшләре исә халкыбызның уңганлыгын, тырышлыгын һәм күңел байлыгын ачык чагылдыра. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы Рөстәм Хисамиев сәламләде. «Әлеге фестиваль шәҗәрәләр конкурсы үткәрелә башлаган чорда барлыкка килде. Без бик күп кешеләрнең үз нәселләре белән кызыксынуын күрдек, алар милли ризыклары, киемнәре, тарихи ядкарьләре турында бай мәгълүмат туплады. Гаилә дигән төшенчә үзе үк күпбалалылыкны күз алдында тота. Нәкъ менә шушы фикерләр нигезендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» фестивале туды, - диде Гөлнара Габдрахманова. Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев үз чыгышында гаилә кыйммәтләренең горурлык хисе тудыруын белдерде. Әлбәттә, чараның үзәгендә — нинди милләттән, диннән булуына карамастан — гаилә тора. Һәр гаилә милли гореф-гадәтләребезнең никадәр кыйммәтле икәнен үзләренең чыгышларын да тагын бер кат расладылар, соклану тудырдылар. Әби-бабай үгет-нәсыйхәте, әти-әни тәрбиясе, туганлык җепләренең гасырлар буе үрелеп баруын һәр чыгышлар да күрергә була иде.

Зона этабында Кайбычтан килгән гаилә беренче урынны алды. Чүпрәле районыннан килгән Михайловлар гаиләсе икенче, Әтнәнең Хөснетдиновлар гаиләсе өченче урынны алды.

Хәмит Бадиков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев