Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ялган чакыру өчен җәза каралган

Полициягә ялган гаризалар биргән өчен административ һәм җинаять законнары кысаларында җавапка тарту каралган.

Полициягә килгән хәбәрләр теркәлә һәм барлык очракларда да алар буенча тикшерү үткәрелә. Ялган шалтырату факты ачыкланган очракта, граждан закон нигезендә билгеләнгән җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Әгәр кеше махсус хезмәтләрне сәбәпсез, мәсәлән, күршеләргә карата дошманлык яки кемгәдер начарлык эшләргә теләп чакыра икән, аны җаваплылыкка тарту каралган. Әлеге гамәлләр өчен җаваплылыкны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.13 маддәсе «Махсус хезмәтләргә ялган шалтырату» күздә тота һәм бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Хокук бозган очракта, административ җаваплылыкка 16 яшькә җиткән кеше генә тартыла ала. 16 яшькә җитмәгән зат хокук бозган очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве» 5.35 маддәсе нигезендә хокук бозучының әти-әнисе административ җаваплылыкка тартыла. Бу очракта җаваплылык кисәтү һәм штраф салуны күздә тота. Ә яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә исәпкә куела.

2023 елда җәмәгать суды тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.13 маддәсе буенча административ хокук бозу турында 14 эш кергән. Хокук бозучыларга бер мең сумнан алып бер мең өч йөз сумга кадәр административ штраф билгеләнеп, җаваплылыкка тартылганнар.
Унике хокук бозучыга штраф рәвешендә җәза билгеләнгән, шуларның сигезе хатын-кызларга карата.
Кайбер гражданнар полиция хезмәткәрләре хезмәтенең әһәмиятен аңлап бетерми. Еш кына кеше полициягә исерек яки агрессив хәлдә ялган шалтырату ясый. Нәтиҗәләр турында уйламыйлар. Кызганычка каршы, мондый хәбәрләр нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен кирәк булган вакытны югалталар.
Әтнә район судының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев