Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Илдар Гыйльметдинов Әтнәгә кайтты

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Әтнә районында эш сәфәре белән булды.

Әтнә районына эш сәфәре вакытында, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җирле бүлекчә башкарма секретаре Равилә Мөхәммәтгалиева белән капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Олы Әтнә «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасы мөдире Әлфия Исламова кунакларга ремонттан соң булган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Кунаклар бина буйлап танышу вакытында бүлмәләрдә булып, тәрбиячеләрнең дәресләр үткәрүләрен күзәттеләр, балалар белән аралаштылар. Кунаклар шулай ук музыка дәресләрендә катнаштылар, ә балалар үз чиратында туган телләрендә биеделәр һәм җырладылар. «Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне кечкенәдән сакларга кирәк: бакчада, гаиләдә, Сез дә, әтнәлеләр, моны аңлыйсыз һәм бу юнәлештә эшлисез", - диде депутат Илдар Ирек балалалр бакчасы эшчәнлеге белән танышкан вакытта.

Олы Әтнә урта мәктәбендә Илдар Гыйльметдинов биредә эшләп килгән «Үсеш ноктасы» программасы буенча ремонтланган кабинетлар белән танышты, шулай ук яңартылган физика кабинетында булды. Очрашу барышында Олы Әтнә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән аралашты.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Олы Әтнә балалар бакчасына да, Олы Әтнә мәктәбенә дә буш кул белән килмәде, аларга истәлек бүләкләре тапшырды. Шуннан соң Илдар Гыйльметдинов «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Депутатка сораулар белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Сәнгать мәктәбендә музыка кораллары кирәклеге, авылларда хат ташучылар җитмәү, шулай ук «Яшь гаилә» программасы һәм Түбән Бәрәскә балалар бакчасы төзү, Күңгәр мәктәбенә капиталь ремонт ясау мәсьәләләре дә кузгатылды. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде, кергән мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә, карарга һәм аларны хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев