Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Илдар Гыйльметдинов Әтнәгә кайтты

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов эш сәфәре белән Әтнә районында булды

Әтнә районына эш сәфәре вакытында, депутат Илдар Гыйльметдинов җирле бүлекчә башкарма секретаре Равилә Мөхәммәтгалиева белән капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачкан Олы Әтнә «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар.

Балалар бакчасы мөдире Әлфия Исламова иң элек кунакларны ремонттан соңгы балалар бакчасы бинасы белән таныштырды. Аннары алар тәрбиячеләрнең дәресләр үткәрүен күзәттеләр, .Кунаклар шулай ук музыка дәресләрендә катнаштылар, ә балалар үз чиратында туган телләрендә биеделәр һәм җырладылар. «Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне кечкенәдән сакларга кирәк: бакчада, гаиләдә, Сез дә, әтнәлеләр, моны аңлыйсыз һәм бу юнәлештә эшлисез", - диде Илдар Ирек улы балаллар чыгышына сокланып..

Дәүләт Думасы депутаты Олы Әтнә урта мәктәбендә дә булды. Анда ул «Үсеш нокталары» программасы буенча ремонтланган кабинетлар белән танышты, шулай ук яңартылган физика кабинетында булды.. Аннары Илдар Ирекулыч Олы Әтнә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән аралашты. Депутат Олы Әтнә балалар бакчасына да, Олы Әтнә мәктәбенә дә буш кул белән килмәде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шуннан соң Илдар Гыйльметдинов «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Депутатка сораулар белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Сәнгать мәктәбендә музыка кораллары кирәклеге, авылларда хат ташучылар җитмәү, шулай ук «Яшь гаилә» программасы һәм Бәрәскә балалар бакчасы төзү, Күңгәр мәктәбенә капиталь ремонт ясау мәсьәләләре дә кузгатылды. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде, кергән мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә, карарга һәм аларны хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев