Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Иң күп штраф салынган оешмалар исемлеге

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга йогынты ясауның яңа ысуллары.

Татарстанда үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр санының үсеше күзәтелә. Әлбәттә бу зур борчу тудыра.

Республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар санын, һәм дә һәлакәтләр санын киметү максатыннан төрле чаралар күрелә. 

Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе намуссыз машина йөртүчеләр белән көрәшү өчен нәтиҗәле чаралар эзли. Узган ел ахырында Татарстан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров исерек машина йөртүчеләрне җинаятьчеләр белән чагыштырды, проблеманың җитдилеген ассызыклады.

Быелдан кертелгән яңа чараларның берсе машина йөртүчеләре еш кына юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген бастыру булды. Район редакцияләренә шундый исемлек юлланды. Әлеге исемлеккә Әтнә районыннан да ООО Регион Транс оешмасы да кергән. Аның ел дәвамында юл йөрү кагыйдәсен бозу нәтиҗәсендә штрафлар саны бик күп булган.

 Киләчәктә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар күбрәк яшәгән авыл җирлекләренең исемлекләрен дә бастырып чыгару планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев