Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кайда ничек урлашалар: авыл башлыгының җир белән акча «юуы»

Ни өчен керемнәр турында мәгълүматтагы барлык хаталар да явыз коррупционер дигән сүз түгел? Районнарда акча эшләү өчен нинди юллар табалар?

 Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, грантлар белән афералар, шулай ук Татарстанда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эксперт төркеме тикшерүләре нәтиҗәләре турында «Татар-информ» репортажында.

Кайда ничек урлашалар: үсмәгән җиләккә алынган акча, авыл башлыгының җир белән акча «юуы»

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Бюджетка 12 мең сум, ә субарендаторлар аларга миллионнар түли»

Быел ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүматларны төгәлләштерү максатыннан 56 тикшерү үткәрелгән. Бу тикшерүләр буенча барлык материаллар карар кабул итү өчен җирле үзидарә органнарына җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»да Дмитрий Шатров яза.

«Безнең бүлек – коррупциягә каршы көрәшне профилактикалау өчен җаваплы булган махсус орган. Республикада тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, без депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында 2 гариза җибәрдек, алар керемнәре турында дөрес мәгълүмат бирмәгән өчен вазифаларыннан китте.

Алар шактый зур суммаларны яшергән, декларацияләрендә күрсәтмәгәннәр, бәлки, оялганнардыр яки башка сәбәпләр аркасында шулай эшләгәннәрдер», – ди ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгының урынбасары Рөстәм Гаязов.

Гаязов сүзләренчә, районнарда тикшерүләр вакытында Татарстан Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеменә муниципалитет хезмәткәрләре ярдәм итә.

«Бу елның язында эш Әлмәт районында узды, барлык тикшерү нәтиҗәләре чаралар күрү өчен районга җибәрелде. Комиссия эше барышында түбәндәге тискәре факторлар ачыкланды: бюджет акчаларын законсыз куллану, табигатьне саклау законнарын бозу, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге җитешсезлекләр, мәҗбүри медицина иминияте фондында хокук бозулар», – диде ул.

Рөстәм Гаязов 2020 елда Әлмәттә булган вакыйганы мисал итеп китерде. Ул вакытта районның башкарма комитеты 8 физик зат белән аренда килешүе төзегән һәм аларга, елына 12 мең сум аренда хакы белән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 3 җир участогы биргән.

Рөстәм Гаязов: «Республикада тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, без депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында 2 гариза җибәрдек, алар керемнәре турында дөрес мәгълүмат бирмәгән өчен вазифаларыннан китте».

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Без бу участокларга килгәндә, аларда нефть структурасы объектлары иде. Ә алар анда 2017 елдан бирле торган. Монда проблема нәрсәдә икәнен аңлатып үтәм: физик затлар район бюджетына участокларны арендага алу өчен елына 12 мең сум түлиләр, ә бу физик затлардан участокларны ниндидер оешма арендага алган һәм аларга елына миллион сум түләгән. Монда без бюджет өчен зур югалту күрәбез», – дип аңлатты Гаязов.

Рөстәм Гаязов тагын бер очракны искә төшерде. Аның сүзләренчә, Әлмәт районында физик зат грант буенча җиләк үстерүгә акча алган. Грантка бирелгән акчаның кулланылышын тикшерергә килгән хезмәткәрләр анда бернинди дә җиләк үстерелмәвен, чынлыкта эшчәнлек алып барылмавын күргән.

«Барлык материаллар районга, шулай ук тикшерүдә катнашкан контроль-күзәтчелек органнарына җибәрелде. Эчке эшләр хезмәткәрләре дә бу һәм башка очраклар буенча эш башкардылар», – диде ул.

Рөстәм Гаязов ТР Әлмәт районында җинаять эше каралган тагын бер очрак турында сөйләде.

«МУП «Автоюллар баш идарәсе» ел саен Әлмәт районы Торак-коммуналь хезмәтләр департаменты белән юл челтәрен карап тотуга килешү төзи. Контрактлар зур. Безнең хезмәткәрләр ачыклаганча, кыш көне юлларга сибелүче ком-тоз катнашмасы арттырып күрсәтелгән. 2020 елда контракт буенча 3 мең тонна өчен түләнгән, чынлыкта бу катнашманы 900 тонна гына китергәннәр. 2020 елдан 2023 елга кадәрге чорда түләнгән суммадан артып калган катнашма 5 мең тонна тәшкил иткән. Акчалата эквивалентта бу – 30 миллион сум. Монда җинаять эшенең барлык билгеләре бар. Хәзер акчаларны кайтару эше бара», – диде ул.

Фаил Камаев сүзләренчә, керемнәр турында декларацияләрдә хаталар ясаган хезмәткәрләр аларны төзәтәләр.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Керемнәр турында мәгълүмат биргәндә ялгышучыларның барысы да явыз коррупционерлар түгел»

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев район өчен коррупцияне профилактикалау мәсьәләсе бик мөһим булуын әйтә. Аның сүзләренчә, керемнәр турында декларацияләр биргәндә хаталар ясаган хезмәткәрләр аларны төзәтә.

«Агымдагы елда бездә муниципаль вазыйфаларны биләүчеләрнең керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте турында тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүмат бирү факты буенча район прокуратурасыннан мәгълүмат бар. Барлык очракларда да дисциплинар җаваплылык чаралары күрелә, коррупцияне кисәтү максатыннан бу темага түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Хезмәткәрләр биргән мәгълүматлардагы ялгышларның күбесе уйланмыйча җибәрелгән, һәм хәзерге вакытта алар барысы да төзәтелгән», – диде ул.

Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең эшендә коррупция рисклары булуына игътибар юнәлтте, чөнки муниципаль дәрәҗәдә матди-техник, икътисади, финанс һәм мәгълүмати ресурслар белән идарә итү тупланган.

«Коррупциягә бирелүчәнлекне кисәтергә кирәк. Районыбызда ел саен сораштыру үткәрелә, без халыкның коррупция турындагы фикерен ачыклыйбыз. Соңгы сораштыру буенча, респондентларның 37 проценты вазифаи затларның үз эшләрен намуссыз башкарулары белән очрашкан. 22 проценттан артыгы – медицина хезмәткәрләренең, 19 проценты – җирле үзидарә органнарының, торак-коммуналь хуҗалыкның коррупцияле булуын билгеләп үтә, шулай ук респондентларның бер өлеше, якынча 10 проценты – полициядә, якынча 8 процент – мәгариф өлкәсендә коррупция белән очрашкан», – диде ТР Әгерҗе районы башлыгы.

Ленар Нургаянов сүзләренчә, коррупциягә каршы көрәш дәвам итә: 2022 елда коррупция маддәләре буенча 5 җинаять эше кузгатылган. 2021 елда шундый 4 җинаять эше кузгатылган булган.

Ленар Нургаянов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең эшендә коррупция рисклары булуына игътибар юнәлтте.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Кабул ителгән чараларга карамастан, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирүнең дөреслеге проблемасы актуаль булып кала. 2021 ел нәтиҗәләре буенча безнең районның 24 муниципаль хезмәткәре дөрес булмаган мәгълүмат бирүгә бәйле рәвештә дисциплинар җаваплылыкка тартылды, узган ел 11 җитәкче иде. Быелның 6 аенда төрле дәрәҗәдәге 12 депутат һәм 12 муниципаль учреждение җитәкчесе җаваплылыкка тартылды. Мәгълүмат бирүдә хаталар булмасын өчен, без ел саен документлар рәсмиләштерү буенча семинарлар үткәрәбез», – диде ул.

Әмма, экспертлар игътибар иткәнчә, документларны тутыруда хаталар ясаган кешеләрнең күбесен явыз коррупционерлар дип атап булмый. Еш кына бу – гадәти игътибарсызлык, ди Ленар Нургаянов.

«Ышаныч  иң авыр яулана торган ресурс»

ТР Әгерҗе районы башлыгы, коррупциягә каршы белем һәм тәрбия мөһим роль уйный, ди.

«Безнең районда ул системалы рәвештә алып барыла һәм мәктәпкәчә яшьтә салына башлый. Башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия әңгәмәләре уздырыла. Укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре балаларга гаделлек, намуслылык һәм үз-үзеңне дөрес тоту, Ватанга мәхәббәт һәм аның язмышы өчен җаваплылык хисе турында сөйлиләр. Коррупциягә каршы тәрбия югары сыйныфларда да дәвам итә», – дип сөйләде Ленар Нургаянов.

Аның сүзләренчә, өлкәнрәк укучылар диспутларда катнаша һәм коррупциянең ил өчен зыяны турында фикер алышалар, коррупциягә каршы республика конкурсларында катнашалар.

«Җирле үзидарә органнары «Татмедиа» АҖ филиалы белән хезмәттәшлек итеп, Әгерҗе районында коррупциягә каршы тору буенча комплекслы белем һәм аңлату эшләре алып бара», – дип өстәде ул.

Дамир Яфизов: «Иң зур зыян – җирле үзидарә органнарының абруена зарар килү. Ышаныч – иң авыр яулана торган ресурс».

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Яфизов сүзләренчә, соңгы 2 елда районда берничә коррупция күренеше булган.

«Районда коррупция күренешен киметү максатыннан әлеге юнәлештә эшләрнең сыйфатын яхшырту буенча да чаралар күрелде. Без яңа кадрлар билгеләдек һәм вәкаләтләрне бүлдек, бу – проблемалы участокларга мөмкин кадәр күбрәк көч тупларга мөмкинлек бирде», – диде ул.

Аның сүзләренчә, быел 3 кешегә карата хезмәт тикшерүләре уздырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларның берсенә шелтә белдерелә, икенчесен, коррупцияле хокук бозу өчен ышанычны югалту сәбәпле, эштән чыгаралар. Өченче кешегә карата тикшерү әле тәмамланмаган.

«Хокук бозулардан һәм законсыз гамәлләрдән килгән иң зур зыян матди түгел, һәм аны саннар белән үлчәп булмый. Иң зур зыян – җирле үзидарә органнарының абруена зарар килү. Ышаныч – иң авыр яулана торган ресурс. Шуңа күрә профилактика эшендә төп басымнарның берсе муниципаль хезмәткәрнең абруен саклап калу өчен шәхси җаваплылык принцибына ясалды», – диде ул.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kaida-nicek-urlasalar-usmagan-ilakka-alyngan-akca-avyl-baslygynyn-ir-belan-akca-yuuy-5862001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев