Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда «Киләчәк уеннары»нда катнашучыларны йөртү өчен 400 артык транспорт кулланылачак

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турнирны үткәрү вакытында аэропорттан Казанга кадәр маршрутта өстәмә электр поездларын кертәчәкләр. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Марат Хисаметдинов хәбәр итте.

Казаннан аэропортка 14, аэропорттан Казанга кадәр 15 кат рейс йөриячәк, дип планлаштырыла. Ягъни электропоездлар йөрү ешлыгы икеләтә арта. Тагын спикер сүзләренчә, составларда вагоннар санын 4тән алтыга кадәр арттыралар.
Кунакларны яшәү урыннары, уеннар үткәрү урыннарына йөртү өчен 96 һәм 45 маршрут оештырылган. Нәтиҗәдә, бер поездта пассажирлар саны 860тан 1118 кешегә кадәр артачак.
Поездлар 25 минут саен йөриячәк. Бәясе дә үзгәрми — 62 сум күләмендә кала. Ә волонтёрлар, һәм аккредитацияләнгән затлар өчен аерым махсус поезд каралган һәм алар түләүсез йөри ала.
Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Алексей Сидоров:
«Бу чараны үткәрү вакытында Казанның иҗтимагый транспорты көндәлек график белән, үзгерешсез йөриячәк. Бары тик 3 участокта берникадәр чикләүләр кертелә».
«Турнирга әзерлек барышында оештыручылар белән Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан 142 протоколлы маршрут каралган. Барлык маршрутлар тикшерелгән. Бүгенгесе көнгә алар билгеләнгән таләпләргә туры киләләр», — дип билгеләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев