Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда барлык лагерьләр тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда барлык лагерьләрнең территориясе тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән.

Ул бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. «Балаларның имин ялын кайгыртып, лагерьләрнең территорияләре чистартылды, эшкәртелде. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлап чыгу өчен шартлар уңай булды. Шуңа күрә быел тычканнар күп. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк таралу куркынычы булмасын өчен, барлык чаралар күрелде. Быел республикада шундый 104 очрак ачыкланды», – диде Марина Патяшина.

Ул җәйге ял кампаниясенә әзерләнүче лагерьләрнең санитар-эпидемиологик бәяләмә алу мөһимлеген искәртте. Документ бер ел гамәлдә. «Бүгенге көндә лагерьләрнең 95 процентына рөхсәт бирелгән. Барлык көндезге лагерьләр ул рөхсәтне алды. Бер генә лагерь дә рөхсәтсез ачылмаячак. Без моны күзәтеп торабыз», – дип белдерде Патяшина.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев