Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр артырга мөмкин

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрергә мөмкин.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты транспорт компанияләренә җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга рөхсәт итә торган карар әзерләде.

Мондый тариф автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайларда йөрү өчен билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзер пассажирлар 35 сум түли.

Карта белән түләгәндә 30 сум урынына 31сум алу тәкъдим ителә. Транспорт картасы буенча бер йөрү 27 сумга төшә, әмма документ бәясен 4 сумга күтәрергә мөмкинлек бирә.

Комитетның әлеге карары проект статусында һәм әлегә ул расланмаган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-amagat-transportynda-ioru-bayase-36-sumga-kadar-artyrga-momkin-5853393

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев