Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән

Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана.

Казанның Киров районындагы Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке сәгать дүртләр тирәсендә шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртуның 112 бердәм номерына Зәңгәр күлдә ир-ат батуы турында хәбәр итә.

Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган. Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-05-2021/kazanda-z-g-r-k-ld-lk-n-yasht-ge-ir-at-batyp-lg-n-5823708

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев