Кешеләр турында кызыклы фактлар
Кешенең бармагының буыннары гомер буена якынча 25 млн тапкыр бөгелә.
* Тәүлегенә бер пачка сигарет тартучы кеше, елгына ярты чокыр сумала әчкән кебек була.
* Кеше башында гомер буена үскән чәч озынлыгы уртача 725 километрга тиң.
* Кеше көлгәндә аның 17 төр мускулы эшли.
* Кешенең үпкәсенең мәйданы уртача 100 квадрат метр.
* Кеше ДНКсында якынча 80000 ген бар.
* Ир-атның буе – 130 сантиметрдан, хатын- кызныкы 120 сантиметрдан ким булса, кәрлә дип саналалар.
* Кешенең бармагының буыннары гомер буена якынча 25 миллион тапкыр бөгелә.
* Кеше гәүдәсе составында 4 төрле генә минерал бар: апатит, арагонит, кальцит һәм кристобалит.
* Кешенең йөрәге якынча аның йодрыгы кадәр. Олы кешенең йөрәк авырлыгы – 220-260 грамм.
* Бер тәүлеккә кешенең баш мие дөньядагы барлык телефоннар бергә барлыкка китергәннән дә күбрәк импульс бирә.
* Кеше организмында яшәүче барлык бактерияләрнең авырлыгы – 2 килограмм чамасы.
* Кешенең авыз куышлыгында 40000гә якын бактерия бар.
* Кешенең баш миендә бер секундта 100000 химик реакция бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев