Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кимчелекләрне тиз арада төзәтергә кушылды

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиянең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов та катнашты.

Утырышта 2023 елның 1 квартылына нәтиҗә ясалды. Алдагы утырышта әйтелгән кимчелекләрне төзәтү буенча эшләнгән эшләргә басым ясалды. Чыгыш ясаган оешма җитәкчеләре эшләнгән эшләргә, шулай ук башкарасы хезмәтләргә дә тукталдылар.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев машина йөртүчеләр тарафыннан юл кагыйдәсен бозу очракларының гел күзтелеп торуына басым ясады. Шулай ук рейдлар барышында  юл кагыйдәләрен бозучыларга карата катгый чаралар күрелүен әйтте.

Ә Дамир Бикмөхәммәтовның чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Тормыш чагыштырулары белән әйтелгән сүзләрне башкаларга да җиткерәсе килә.

- Укучы бала ниндидер фәннән өч яки икеле билгеле алды, ди. Ул бу билгене икенче көнне яхшы билгегә төзәтә ала. Ә юл ялгышларны кичерми. Юл йөрү кагыйдәсенең бер генә пунктын дөрес итеп үтәмәсәң дә, фаҗига булырга мөмкин. Кеше үлеменә китерергә мөмкин. Ә вафат булган кешене кире кайтарып булмый, машина руле артына утыручылар шул хакта аңласалар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев