Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе җыелыштан кайтты

Чүп җыю мәсьәләсе - безнең иң авырткан җир. Чистармакчы булып ниләр генә кыландырып карамадык. Әле бу район эчендә. Моннан соңгысын республика җитәкчелеге үз кулына алмакчы.

Казанда узган, экологлар, җаваплы җитәкчеләр белән беррәттән безнең районның коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров катнашкан җыелыш та әнә шул чүп җыю мәсьәләсен караган. "Единый оператор" керәчәген хәбәр иткән идек инде сезгә, моны  әнә шул чүп-җыюны үзәкләшкән тәртиптә башкару дип аңларга кирәк.

Җитәкче белән сөйләшкәннән соң,  бер нәрсәне ачык аңладым. Әле төгәл эшләү тәртибе билгеле үк булмаса да, чүпкә түләү  артачак.  Чөнки бу инде район эче генә түгел. Мин чүп чыгармыйм, дип торып та булыр микән... 

    Әлеге Операторны кертүнең максаты - әрәм-шәрәм итмәү. Алайса чүп полигоннарында күпме полиэтилен, күпме шешә, күпме тимер-томыр кебек кабат эшкәртеп куллануга яраклы материал күмелә. Әгәр бу Оператор эшләп китсә, чүпләр аерылачак. Бәлки безнең полигоннар да бетәр. 

    Безнең чүпләр бәлки Арчага китәр. "Җыелышта ике урын Арча белән Казан аталды. Әле тәгаен билгеле түгел, эшләп җиткерәсе урыннары бар. Аңлавымча, бу яңалык 2019 елның гыйнвар аеннан кулланылышка керәчәк", - ди Рамил Рафаэль улы.

Яхшыга өметләник, бәлки бу авыл җирлекләрен "баш авырту"ыннан коткарыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев