Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Көндәлектә сакланган ачы язмыш: «Апуш» студиясе Әтнәгә кайтты

Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Көндәлек» спектаклен куйган иде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Апуш" татар балалар театр студиясе куйган «Көндәлек» дип исемләнгән биографик драма тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Спектакльне кабат-кабат караучылар да күп булды.

Спектакльнең үзәгендә батыр егет – Равилнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган көндәлеген укуы ята. Көндәлекне ул 1941 елның 20 июнь көнендә яза башлый. Алга таба исә кечкенә дәфтәр битләре сагыш, югалту, куркыныч мизгелләр һәм сугыш китергән башка моңсу вакыйгалар белән тула. Пьеса авторы – якташыбыз, шагыйрә, язучы Гөлүсә Батталова. Автор бу пьеса нигезендә үз гаиләсендә, аның бабасы Равил белән булган вакыйгаларны тасвирлый. 

Әлеге пьеса – «Көндәлек» Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә пьесалар бәйгесендә җиңеп чыккан әсәр. Һәм тиз арада ул сәхнәгә дә менде. Һәм ничек кенә әле.

Ниһаять, «Көндәлек»не Әтнә тамашачысына да карарга насыйп булды. Спектакльне балалар гына уйный да димәссең. Спектакль төп герой – Кече Равилнең көндәлек битләреннән башлана: сәхнә кырыенда утырган хикәяләүче егет – Олы Равил үзенең биш еллык – сугыш чорындагы авыр хәсрәтләре турында сөйли. Сәхнәдә балалар күплеге, аларның сугыш турында берни дә белмичә, «иртәгә инде бу кайгы бетәчәгенә» ышанулары, каһәр суккан сугышның самими балаларны да хәсрәткә салуы тамашачыда күз яше чыгара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлүсәгә Дан