Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Күн читек исе

Узган гасырның 80нче еллар башы иде. Югары белемле финансист әнине Әтнәнең чүәк фабрикасына өлкән мастер итеп эшкә билгеләделәр. Ул вакытта кагыйдәсе шундый булган, ахрысы – тәҗрибәсе булмаса да, югары белемле кешеләрне түбәнрәк вазыйфаларга билгеләргә ярамагандыр, күрәсең. Менә әни дә – үз гомерендә әле бер генә чүәк тә чигеп карамаган, инде өлкән мастер!

Чүәк фабрикасы дип, гадәт буенча гына әйтәм. Арчаның милли аяк киемнәре фабрикасының Әтнәдәге филиалы гына иде әни җитәкләгән цех. Мондагы апалар чүәкнең йөзен чигәләр дә, әни аларның эшен кабул итеп алып, Арчага илтеп тапшыра. Әтнә халкы бу оешманы филиал да, чүәк чигү цехы дип тә тормый – Чүәк дип кенә йөртә. «Кайда эшлисең?» – «Чүәктә!» «Чүәккә эшкә кердем», «Чүәккә кереп чыгам...»

Шушы чүәк цехының бер почмагын бүлеп алып, әнигә шуннан яшәү урыны да бирделәр. Стенаның бер ягында ташкүмер яга торган котельный, бер ягында хатын-кызлар чүәк чигеп утырган шушы цех. Котельныйның бөтен ташкүмер тузаны, корымы без яшәгән бүлмәгә тула, чөнки түшәм белән стена араларында, почмакларда ярыклар бар.

Мәктәптән кайтуга, сумкамны караватка болгап атам да, ишегалды аша әйләнеп, икенче ишектән әни янына Чүәккә керәм. Караңгы кечкенә чоланны узып, цехның ишеген ачып җибәрүгә борынга күн исе килеп бәрелә. Балачагыңның исе нинди дип сорасалар, күн исе ул! Әле бүген дә яңа аяк киеме сатып алып, тартмасын ачу белән, аннан килгән күн исе шушы яп-якты Чүәк цехын, анда көлешә-көлешә чүәк чигеп утырган апаларны, шул озын цехны тутырып Наҗия апа үстергән зур-зур гөлләрне җанландыра. Яратам мин ул исне.

Әнинең үзе эшләп утыра торган бер кечкенә генә бүлмәсе бар. Цехтагы апалар бер айда чигеп тапшырырга тиешле эшләнмәләрнең барысы да шушында саклана. Өстәлдәге бер тартмада караңгы көрән һәм ачык көрән төсләрдәге күн кисәкләре – булачак чүәкнең йөзләре. Аларның уртасында тишекләр бар – берсе ике канатын җәйгән кошка охшаган, берсе йомры гына лалә чәчәген хәтерләтә. Икенче тартмада кызыл күннән киселгән тагын ниндидер вак-вак кына кисәкләр. Өченче тармадагылары – сары, дүртенчесендәгеләр – караңгы яшел төстә. Болары барысы да шушы чүәкнең йөзенә чигелергә тиешле бизәкләр.

Стенадагы кадакка юан һәм озын итеп уралган мулине җепләре эленгән. Бер төргәге – сап-сары, икенчесе – кып-кызыл, яшеле инде юкарган, аз гына калган... Күн исеннән тыш, бу цехты әле тагын бер бик тәмле ис бар – балавыз исе. Күн исе белән икесе бергә кушылалар да, үлгәндә дә онытылмаслык бер амбре тудыралар.

Цехның тәрәзәләре буенда буеннан-буена читек чигә торган станоклар һәм тәбәнәк кенә урындыклар тезелеп киткән. Станок каешлары астына апалар чигә башлаган чүәк йөзе кыстырылган. Аның бер ягыннан җеп кидерелгән без, икенче ягыннан мулине чорналган орчык белән җеп саплаган энә асылынып тора.

Уртада – зур өстәл. Әни шушы өстәлгә бүген чигелергә тиешле детальләрне чыгарып тезә. Бизәкләре әле үзара тоташмаган булса да, тегеләчәк чүәкнең нинди булачагын инде күреп була.

Алмаз исемле классташымның әнисе Һалидә апа да чүәк чигә. Без Алмаз белән Чүәк ябылганчы шушында кайнашабыз. Бракка чыгарылган күн кисәкләреннән матур мозаикалар җыябыз, зур өстәлнең бер читенә утырып дәрес әзерлибез, Чүәктәге апалар безне үзләре алып килгән бәлеш кисәкләре белән чәй эчертеп ала…

Әни бу оешмада озак эшләмәде, СМУда урын бушады да, шунда өлкән бухгалтер булып күчте. Чүәктән киттек. Ләкин ул гомергә күңелемдә калды. Казан җөе белән чигелгән читек яки чүәк күрсәм, гел әсәрендем, җаныма – сагыну, күзләремә яшь, күңелемә үкенү тула иде. Кечкенә идем шул әле, миңа ул вакытта 7 генә яшь иде. Апаларның ничек чиккәннәрен карап торсам да, өйрәнеп кала торган яшьтә түгел идем. Әнидән дә өйрәнерлек булмады, 56 яшендә аның белән мәңгегә бәхилләшербез дип кем белгән соң?..

Бу хыял белән, мөгаен, 30 яшьләремдә үк яши башлаганмындыр. Читек чигәргә өйрәнү хыялы иде ул. Шушы эшне белгән мастерлар белән очрашып, үзем эшләгән «Сөембикә» журналына берничә язма да әзерләгәнем булды. Озак еллар ул миндә бары хыял гына булып яшәде дә яшәде...

Озак хыяллансаң, Аллаһы Тәгалә юлларын ача икән ул. Әлһәмдүлилләһ, тормышка ашты бит ул! Алай гына да түгел, инде үзем читек чигәргә башкаларны да өйрәтә алам. Әнә ике көн буена Казанның Кабан буенда узган «Печән базары» фестивалендә күннәрем, мулине җепләрем, станокларым белән килеп утырып, кешеләрне Казан җөе белән беләзек чигәргә өйрәттем. Шул мастер-классның, «Печән базары»ның фотоларын монда да куеп китәм. Өйрәнәсегез килсә, языгыз, ничек тә җаен табармын.

Лилия Гәрәева (Зәйнуллина), Әтнә-Иске Кишет-Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев