Күпкырлы белем иясе
Бу мәкаләмне язуымның сәбәбе – кулыма аның тарафыннан язылган һәм бирелгән “Түбән Шашы: Туктамыш, Әхмәтхуҗа, Әҗмияр. I том “Сәхифәләр, шәҗәрәләр” дигән китабы эләгү һәм китап авторын яңа яктан ачу. Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
“Галим яки гыйлем өйрәнүче, тыңлаучы яки гыйлемне сөюче булып йөр! Бишенче (гыйлемне дошман күрүче) булудан саклан, һәлак булырсың!” (Хәдис)
Мәкаләмнең (герое) үз тармагындагы эшчәнлек буенча беренче төркемгә һәм тормышның башка өлкәләрендәге эшчәнлек буенча икенче төркемгә керүче.
Күпкырлы шәхес – Муллагали Һадиев. Ул 1945 елның 20 августында районыбызның Түбән Шашы башлангыч, Күңгәр җидееллык һәм Олы Әтнә урта мәктәпләрендә белем алганнан соң, 1963 елның көзендә С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтына укырга керә. Бу институтны 1968 елның 2 ноябрендә “Суыту һәм компрессор машиналары һәм корылмалары” белгечлеге буенча диплом яклап тәмамлый.

1968 елның 2 декабрендә Казан компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросына эшкә урнаша. Анда инженер, өлкән инженер, хисаплаулар буенча төркем җитәкчесе булып эшләгәннән соң, 1978-1985 елларда үзәктән куучы компрессорларны тикшерү һәм сынау лабораториясе мөдире була. Эше белән параллель рәвештә даими фәнни тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә.
1980 елның 12 февралендә кандидатлык диссертациясе яклап, фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.
1980 елда марксизм-ленинизм университетының кичке бүлегенә укырга керә һәм аның фәнни хезмәткәрләр һәм югары мәктәп укытучылары бүлеген 1982 елда тәмамлый.
1982 елдан КХТИның компрессор машиналары һәм корылмалары кафедрасында дәресләр алып бара башлый. 1975 елның 15 гыйнварында, конкурс аша узып, шушы ук кафедрада өлкән укытучы буларак укытырга керешә. 1991 елның 11 ноябрендә аңа кафедра доценты дигән гыйльми исем бирелә.
2002 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетында докторлык диссертациясен яклап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ия була. Ә инде 2005 елның 19 октябрендә “Компрессор машиналары һәм корылмалары кафедрасы буенча профессор” дигән гыйльми исем бирелә.
Муллагали Барый улы үз алдына грандиоз максатлар куеп, шул максатларга ирешү юлындагы теләсә-нинди авырлыкларга карамыйча, аларны тормышка ашыручы шәхесләрнең бер вәкиле.
Бу мәкаләмне язуымның сәбәбе – кулыма аның тарафыннан язылган һәм бирелгән “Түбән Шашы: Туктамыш, Әхмәтхуҗа, Әҗмияр. I том “Сәхифәләр, шәҗәрәләр” дигән китабы эләгү һәм китап авторын яңа яктан ачу.
.jpeg)
Сер түгел, мин Муллагали абыйның авыл тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплавын һәм киләчәктә шушы мәгълүматларга нигезләнеп китап язарга теләвен берничә еллар элек белә идем. Ләкин бу китапның тарихи яктан дәлилләргә бай һәм хронологик яктан системага салынуы аның башка өлкәләрдә дә галимнәргә хас сыйфатларга ия булуын күрсәтә. Авылларның ничек урнашуын күрсәтүче документ буларак 1798 елда бастырылган Казан губернасы Чар өязенең Генераль ызанлау планын (1.1 һәм 2.6 рәсем) бастыра һәм андагы географик объектларның ничек урнашуын җентекләп анализлый. Безнең авыл җирлегенә хас исем – топонимнарны искә алып, аларга анлатма бирүе дә киләчәк буыннар өчен тарихи яктан әһәмиятле.

Татар теленә ваемсыз караш булуга аның җаны сыкрый. “Татар мөхите хөкем сөрә дип саналган районда елга исемнәре гел русча язылган, өстәвенә елгаларның исемнәре дә күрсәтелмәгән. Моны дөрес итеп язу, күрсәтү өчен Мәскәүдән рөхсәт кирәк микәнни?” – дип ачынып яза китабында (12 бит).


Милли үзаң уянган 1990 еллар башындагы уңышларны югалта бару да аның күңелен борчый. Югыйсә, Казан дәүләт технология университетының энергетик машиналар һәм технологик җиһазлар, нефть химиясе һәм технологиясе факультетларында татар төркемнәре дә оештырылган уку нәтиҗәсендә барлыкка килгән “Суыту машиналары һәм криоген техникасы” фәне буенча аның татарча бастырылган уку әсбабын татарча укучылар киләчәктә табылырмы?
Муллагали абый аны бу уку әсбабын язуга якын дусты Госман Хәбибуллин белән техник фәннәрне татарча укыту турында узган әңгәмәләр сәбәпче булуын искәртә. Яшьлек елларында (1970 ел) алар Бауман урамында урнашкан Горький исемендәге клубка үзешчән театр коллективына йөриләр, якын дусларга әйләнәләр. Сүз уңаеннан, Госман Хәбибуллин 1972 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм районыбызның Олы Әтнә урта мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә кайта. Ул – Казандагы Г.Тукай музееның беренче директоры да. “Мине һәрчак үзе оештырган әдәби салондагы очрашуларга чакыра иде... Ул әле мине тарих белән кызыксынуга этәргән кешеләрнең берсе иде бит“, – дип искә ала аны Муллагали абый үз китабында.
Аның “Авыл әтәче белән әңгәмә” (255) биттә һәм “Серле күпер”, “Риваятьләргә нигезләнеп язылган әкият” дигән әдәби әсәрләре дә мине сокландырды, аның бу өлкәдә дә талантлы икәнен ачты.
Муллагали абыйның яшьлек елларында иҗат өлкәсендә кайнап яшәгәнен мин аның китабын укыганнан соң гына белдем. Ул гармуннар ясаучы оста М.Д.Вараксинны яхшы белгән, аннан бер тальян гармуның 120 сумга (1970 ел) сатып та алган. 1970 еллар башында татар халык иҗаты йортында эшләгән Ифрат Хисамов белән еш аралашкан. Ифрат абый аңа алюминий көпшәдән курай да ясап биргән (китапта 6.24. рәсем). Китапның 219 битендәге 9.7 рәсем дә аның җыр-моңга гашыйк икәнен раслый.
Яңа басылып чыккан китапның 11 бүлеге авылның нәселләренә һәм шәҗәрәләренә багышланган (309-639нчы битләр). “Беренче карашка шәҗәрә төзү бик җиңел сыман тоела. Ләкин аны ясау төгәллек таләп итә. Чөнки бер үк авылда бер үк исемдә берничә кеше булырга мөмкин”, – дип яза Муллагали абый. Шул сүзләрен раслап Рәхимҗаннар буенча ярдәмче таблица китерә (631-634 битләр). Анда 1900 елда туган – 2, 1907 елда туган – 1, 1909 елда туган 3 Рәхимҗан бар. Шулай ук китаптагы нәсел шәҗәрәләреннән мин бер үк чорда яшәгән (1809 һәм 1818) ике Нәҗметдинне таптым. Муллагали абый үз китабында 1859, 1861-1864 елларның метрика кенәгәләрендә булмавын да искәртә (238 һәм 403 битләрдә). Бу да нәсел шәҗәрәләрен төзегәндә өстәмә кыенлыклар тудыра, эзләнүләрне теркәлгән никахлардан башларга этәрә.
Китапта китерелгән материаллар үз эченә 1619-1964 елларны ала һәм ул 666 биттән тора. “Авылыбыз тарихы белән элегрәк кызыксынсам да, даими рәвештә шөгыльләнү 2012 елның 12 апрелендә башланды“, – дип яза Муллагали абый “сүз башында”. Китапта “Авыл 1719-1917 елларда” дигән бүлек бар. Шушы саннар эзлеклеге дә китапка серлелек өсти сыман.
“Адәм баласының гомере тарихның бер мизгеле генә. Менә шул авылым кешеләренең мизгелләр күпчелеге авыл тарихын тәшкил итә дә инде... Бу язма ничек килеп чыккандыр, анысын укучы хөкем итәр”, – дип яза Муллагали абый “йомгаклау сүзендә”.

Минем күзлектән караганда, файдалы һәм кызыклы фәнни-популяр басма килеп чыккан. Вакыт нигъмәтен бушка уздырмыйча, шундый саллы хезмәтне башкарып чыккан өчен, сиңа, Аллаһының рәхмәте ирешеп, Ул сиңа киләчәктә дә хәерле һәм бәрәкәтле гомер насыйп итсә иде.
Мәкаләмне тагын бер хәдис белән тәмамлыйсым килә: “Гыйлемне язу белән ныгытып куегыз!” (Тирмизи).
Кеше никадәр зирәк булса да кайбер нәрсәләрне оныта, хәтереннән чыгара. Әмма язылган нәрсә шул хәлендә саклана, күрү белән хәтергә төшә. Гыйлемлекне авыз белән өйрәтү һәм сөйләп таратуга караганда, язу ысулы белән тарату вакыт һәм күләм ягыннан күпкә файдалырак.
Муллагали абыйның бу китабы ихлас, чын күңелдән язылган, әмма күңелне күтәрә торган җөмләләр берлегеннән дә тоемлап була. Алар барысы бергә аның күңелендәге туган авылы – Түбән Шашыга карата мәхәббәтен чагылдыралар. Туган як, туган авыл аны олы тормышка әзерләп чыгарса, Муллагали абый шушы саллы хезмәте белән авылдашларына һәм үзенең 80 яшьлек юбилеена да алыштыргысыз бүләк ясады. Мин шушы китап белән җентекләп танышып (укып чыгып), канәгать калдым һәм күпләргә дә шулай уңай тәэсирләр калдыргандыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев