Күрше Арча районында (Яңа Кенәрдә) бәхетсезлек очрагы
21 июль көнне Арча районында (Яңа Кенәрдә) бәхетсезлек очрагы була: кичке сәгать бишләр тирәсендә 11 яшьлек малай су астына китә.
21 июль көнне Арча районында (Яңа Кенәрдә) бәхетсезлек очрагы була: кичке сәгать бишләр тирәсендә 11 яшьлек малай су астына китә.
Ашыгыч ярдәм килгәнче үк участок хастаханәсе хезмәткәрләре, вакытны әрәм итмичә, йөрәк-үпкә реанимациясен башлап җибәрә. Алар ясалма сулыш алдыра, йөрәккә массаж ясый һәм адреналин кертә.
Сәгать 17:40та вакыйга урынына анестезиолог-реаниматолог Линар Рәхмәтуллин, фельдшер Резеда Шакирҗанова һәм йөртүче Ленар Сабирҗановтан торган ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җитә. Тагын 15 минут дәвам иткән реанимациядән соң баланың йөрәге яңадан тибә башлый.
Аннары малайны Арча үзәк район хастаханәсенә озаталар, соңрак Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы, дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев