Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Күршеләрнең агачларын кискән өчен җитди җаваплылык яный

Әгәр күршегез, рөхсәтсез сезнең бакча участогындагы агачларны үз белдеге белән кисә икән, ул сезнең РФ Гражданлык кодексының 261 маддәсендә язылган милекче хокукларыгызны бозган санала.

 Әлеге маддә буенча, җир кишәрлегендә үскән барлык агач һәм куаклар әлеге участокның хуҗасына карый. Башка участоклардан агачларны рөхсәтсез кискән өчен берничә төр җаваплылык каралган: 1. РФ ГКның 1064 маддәсе буенча гражданлык-хокукый җаваплылык. Бу маддә буенча, күршедән суд аша кисеп ташланган агачларның бәясен, шулай ук аларны утильләштерү чыгымнарын түләтергә мөмкин. Зыянның күләмен бәяләүче билгеләячәк. 2. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе буенча гражданнар өчен 5000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. 3. 5000 сумнан артык зур зыян китергәндә, күршегә РФ ҖК 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный (зыян 50 000 сумнан арткан очракта – 4 елга, ә аеруча зур күләмдә зыян китергәндә 7 елга кадәр!). Гаепле кешене җаваплылыкка тарту өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе яки РФ ҖК 260 маддәсе нигезендә полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район суд матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев