Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы
Өйдә пешкән әйберләрне генә алып килеп бөтен коллектив белән бу ярминкәдә катнаштык.
Укучылар да, хезмәткәрләр дә, укытучылар да ярминкәгә үз ризыкларын алып килгән иде. Һәр сыйныф үзенең сату ноктасын бер тематиканы ачу өчен бизәгән, укучы-сатучылар киемнәр белән тематиканы тагын да баеткан. Тәм-том өстәле белән янәшә алтын көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре дә урын алган иде. Нинди генә фантазия белән эшләнмәгән бу кул эшләнмәләре.
Быелгы ярминкә шунысы белән аерылып торды: ярминкәдә мәктәптә сыйныфы булмаган, директор киңәшчесеме, уку-укыту буенча директор урынбасарымы, техник хезмәткәрме берләшеп үзләренең сату ноктасын булдырган.
3-4 кешедән генә торган сату өстәле булса да өстәлләре бик бай иде. Бу ярминкәдән җыйналган акча махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм өчен тотылачак дигәч, һәр кеше үз өлешен кертергә тырышкан. Бизәлешләр дә, сату ноктасының тематикасын ачу да шул кадәр матур итеп оештырылган иде.
Мин тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе буларак шушы чарада актив катнашкан һәр- кемгә үз исемемнән, мәктәп админстрациясе исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Бу эшебез дәвамлы булып, безгә кушылучылар саны тагын да артыр дип уйлыйм.
Нет комментариев