Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«Ленин» күмәк хуҗалыгы Илгиз Хәйруллин Татарстан бүләгенә лаек булды

Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды

Ул “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтте. 
Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты. 
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлау сүзе белән чыгыш ясап: «Авыл халкының көндәлек хезмәте аша, без үзебездә җитештерелгән көндәлек азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителдек», – дип билгеләде.
Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Ә безнең өчен иң шатлык­лысы – Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводы рәисе Илгиз Хәйруллин күпьеллык намуслы хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев