Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Марат Яруллинга «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелгән

Фото социаль челтәрдән алынды

Мактаулы бүләкне артист төбәк башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алган. Бу шатлыклы вакыйга белән артист үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.

– Бүген бик мөһим һәм дулкынландыргыч көн. Миңа «Башкортстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Мин бик шат, мин бик бәхетле, мине хисләр биләп ала. Һәм минем үз тамашачыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бүләк миңа яңа максатларга һәм җиңүләргә ирешергә, сезне җырларым белән тагын да күбрәк сөендерергә мөмкинлек бирә,  – ди Марат Яруллин.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев