Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

«Милли киемле Сабантуй» бәйгесендә катнашу өчен фотолар кабул итү вакыты озайтылды

Фотода: Әтнә районыннан Фазылҗановлар гаиләсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Милли киемле Сабантуй - 2026» («Нарядный Сабантуй – 2026») конкурсында катнашу өчен фотолар кабул итүне 30 июньгә кадәр озайтты.

Иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү 1-7 июльдә узачак, ә нәтиҗәләр 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ясалачак.

Бәйгедә катнашу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә 2026 елда Сабан туенда милли киемнәрдән төшкән гаилә фотосын #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук гаиләнең фамилиясен һәм торак пунктны күрсәтү зарур.

Конкурска ир белән хатын, балалы ата-аналар яки өлкән буын вәкилләре - әби-бабайлар сурәтләнгән фотолар кабул ителә. Бәйгедә аерым кешеләрнең һәм иҗат коллективларының фотолары катнашмый.

Фотоларда теләсә кайсы халыкның милли костюмнары күрсәтелергә мөмкин. Бер гаиләдән бары тик бер генә конкурс эше кабул ителә. Бәйге уздырылган вакытта «ВКонтакте» социаль челтәрендә катнашучының профиле ачык булырга тиеш, – ди хәбәрдә «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев