Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Минзәлә шәһәрендә фаҗига булды

10 октябрьдә 09: 11 сәгатьтә Минзәлә шәһәрендә ДОСААФ аэроклубының L-410 җиңел самолеты егылу турында хәбәр килде. Фото матбугат, ру челтәреннән алынды.

 Минзәлә шәһәрендә ДОСААФ аэроклубының L-410 җиңел самолеты егылу турында хәбәр килде.  Бортта 20 кеше (парашютчы курсантлар) һәм экипажның ике әгъзасы булган. 
Вакыйга урынына Минзәлә һәм Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркеме һәм көчләре килде.  
11: 06 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар кешеләрне самолет салоныннан чыгару эшләрен төгәлләделәр.  6 кеше  коткарылды һәм Яр Чаллы һәм Минзәлә дәвалау оешмаларына китерелде.  Кызганычка каршы, 16 кешенең гомере өзелгән. 
 Һәлакәт урынында 47 кеше булган РСЧС көчләре һәм чаралары группасы эшли. - 15 берәмлек техника.  
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Баш идарәсендә Кайнар линия телефоны (843) 288-46-53 эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев