Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ниләр генә юк бу дөньяда

СССРның соңгы җитәкчесе Михаил Горбачёв үзенең начар җитәкче икәнлеген яшерү өчен Леонид Брежнев идарә иткән елларны “застойные года” дип атаган иде.

Ләкин генсек Брежнев  белән Совмин җитәкчесе Косыгин башлап җибәргән реформалар биш ел  эчендә илгә зур экономик файда бирә, аны “алтын  бишъеллык” дип  атыйлар. Колхоз -совхозларның ирекле эш  итү  мөмкинлеге арта, үзәктән  планлаштыру ысулларына  үз­гәрешләр кертелә, нәтиҗәдә  җи­тештерү (ВВП) 350 %ка  ар­та, кешеләргә иң кирәкле әй­бер­ләрне җитештерү 485 %ка, авыл хуҗалыгы продукциясен  җитештерү  171 %ка арта. Аның җитәкче  булган еллары азагын­да  СССР дөньяда промышленность һәм авыл хуҗалыгы әй­берләрен  җитештерү күләме  бу­енча икенче урынга чыга. Ха­лыкның яшәү дәрәҗәсе 1,5 тапкыр,  кешеләр саны 12 мил­лионга арта, 162 миллион  кеше  дәүләттән бушлай кварти­ралар ала. 2014 елда оештырылган со­рашулар вакытында Россия халкының күбесе иң  булдыклы СССР җитәкчесе  дип Ле­онид Брежневне атаган.                                                                                                                                             АКШта ике срок җитәкче  булган Билл Клинтонга яшьлегендә бергә укыган Хиллариның күзе төшеп, ул йомшак характерлы егетне үзенә өйләндереп, аны  карь­е­ра баскычларыннан  этеп  мең­гермәсә, заманында  юмор  остасы Елена Степаненко  “Клин  Блинтон” дип атаган ул бәндәнең дөньяда барлыгын без белмәгән дә булыр идек. Михаил Горбачёвны да хаты­ны Раиса Максимовнаның бө­тен көчен куеп артыннан этүе Ставрополь шәһәре проку­ро­рыннан СССРның соңгы  прези­дентына  әйләндерә, бу  эшкә  Горбачёвның нинди җи­тәкче  буласын чамалаган АКШ җитәкчелеге дә шактый өлеш кертә. Аны сайлаганда министр Андрей Громыко да кулын күтәрә, бераздан Горбачёвның  нинди җитәкче икә­нен чамалап алып “не по Сеньке шапка” дип әйтә, шулай дип руслар эшне булдыра алмаучы турында әйтәләр. Горбачёв үзенең хезмәт юлын комбайнчы буларак башлаган. Хатыны Раиса белән  киңәшләшмичә ул бер генә җитди карар  да  кабул итмәгән, Раисаны “мой генерал”дип атаган. Аның  идарә итү заманында сов­мин җитәкчесе булган  Николай Рыжков та үзенең  ис­тәлекләрендә Горбачёвның  һәр мәсьәләгә төрле яклап  ана­лиз ясавы, шул ук вакытта кирәкле, ягъни оптималь  карар кабул итә белмәгәнлеге турында язган иде. Шул ук  Рыжков М. Горбачёв үз янына Борис Ельцинны  алырга  теләгәч, совмин җитәкчесе элек “Уралмаш” заводын унышлы җитәкләгән  вакытта Сведловский  обкомының 1 секретаре булган Борисның кыланмышларын  яхшы белгән хәлдә “его  ни  в коем случае нельзя сюда  брать, мы с ним наплачемся”  дип әйтә. Ләкин“Горби”ның  хатыны һәм “архитектор перестройки” дип аталган политбюро әгъзасы А.Яковлов  йогынтысы нәтиҗәсендә Б. Ельцин кремль иясе булып  китә. А.Яковлев  АКШта ООНда  эшләгән вакытта ЦРУ агентлары аның янына бер чибәр  үз агенткаларын җибәрәләр,  постельдә аларның кылган гамәлләрен фотога  һәм видеога төшереп алалар, икенче көнне тө­шергән мәгълүматларны күр­сәткәч, Яковлев аларга яр­дәм итү турын­дагы доку­ментка  кул  куярга мәҗбүр бу­ла. Никита Хрущев та ил белән идарә иткән вакытта Яколевне “ул ЦРУ агенты, төгәл  исбат итәргә әлегә  безнең кулда ул кул  куйган документның  копиясе  юк”  дип  әйтә  торган  булган. Ул  копияне  безнең  разведчиклар  1980 еллар азагында алып кайтып КГБга тапшыралар, сорау  алганда Яковлев берни дә әйтмичә авыр сулап утыра, Горбачёв аны судка  бирәсе  урынга шыпырт  кына пенсиягә  җибәрә...
Ә халыкка  күп  яхшылыклар  вәгъдә  итеп ил җитәкчесе  бул­ган Ельцинның  кыланмыш­ла­рын күпләребез  яхшы хә­тер­лидер. Шул ук “АиФ” га­зе­тасы “Б.Ельцин идарә иткән чорда илебезгә килгән эконо­мик зыян СССРның икенче бө­тендөнья сугышы вакытында (без 1945 елның август, сентябрь айларында японнарга каршы  сугыштык,  җиңү  2 сен­тябрьдә  булды) күргән зыяныннан 81 тапкыр күбрәк”  дип  язып чыкты.  
...Җырчы Алла Боруховна Пугачёва (аның атасы Борис  түгел, Борух исемле яһүд кешесе, бу турыда  “АиФ” газетасында элек  язып чыкканнар иде) СССРда  иң яхшы җырлаучыларның  берсе иде, юкка гына аны “совет  эстрадасының  примадоннасы”  дип атамадылар, (“примадонна” сүзе латин теленнән “беренче хатын-кыз” дип тәрҗемә  ителә). Интернетка керсәк, анда  Алла Пугачёваның 12 яшенә  кадәрле Фаина Боруховна  Певзнер булып йөрүе  турында  мәкаләләр бар. Ничек кенә  булса да ул хатын-кыз элекке  илебез сәхнәләрендә унышлы  чыгышлар ясап дан  казанды, студент елларда, соңрак  та  аның җырларын  мин  яратып тыңладым, винил плас­тинкаларын әле дә саклыйм, арасында инглиз телендә  Швеция башкаласында җырлаган  җырлары язылганы да бар. 1975 елда СССРда үткәрелгән “Песня года” конкурсында Пугачёва җиңеп чыкты һәм Яңа елны каршылаганда “Голубой огонёк” телевизион тапшыруында катнаша башлады. Интернетта аның рус, инглиз, немец, француз, португал, фин, иврит, украин телләрендә 500гә якын җырлары булуы  язылган. Миллион ал розалар  турындагы  җыры  “Жил  был  художник  один”  дип  башлана.  Ул  җырда  грузин  рәссамы – примитивист Нико Пиросмани (Николай Пиросманишвили)  турында сүз бара. Рәсемнәрен  тупас (примитив)  итеп  ясаган булса да, аның картиналары хәзер миллионнар тора. Заманында Грузия башкаласы Тифлиска Маргарита де Севр  исемле җырчы, биюче хатын-кыз  килә,  афишалардагы аның сүрәтен  күреп Нико гыйшык  утында яна башлый.

Сөт лавкасындагы үзенең  өлешен, башка әйберләрен сатып  ул роза, сирень, лилия, мәк  чәчәкләрен арбаларга салып  актриса торган  йорт  каршына  кешеләр җибәрә.

Маргарита  кешеләрдән  чәчәкләрнең  кемнеке икәнен сорый  һәм   кырыйда басып торган рәссам  янына килеп аны үбеп  ала, бераздан үзенең янына  килергә  куша. Ул  хатынның  исеме  латин теленнән”энҗе” дип  тәрҗемә ителә. Ярлы Нико  шәһәр урамнарында хыялланып йөреп чакырган вакытка килгәч, Энҗенең  бер  бай кешегә мәгъшүкә булып, аның  белән белән  кайтып  китеп  барганлыгын  ачыклый. Соңыннан  болай  да йорты булмаган  рәссам  бер  өйнең  подвалында  ачтан  үлә...                                                                                                                                             Пугачёваның  “Старинные  часы”  дигән  җыры  композитор  Раймонд  Паулста  шагыйрь  Илья  Резник  белән  кунакта  вакытта  туа. Композитор  аларга  берничә  яңа көй уйнап күрсәтә,  шуларның берсе Резникның  күнеленә хуш килә, шагыйрь  нинди  җыр тексты язарга дип  баш ватып утырганда бүлмәдә  идәнгә куелган борынгы  сәгать(наполные  часы)  суга  башлый. Аның тавышы өстә  аталган  җыр  барлыкка  килүгә  сәбәп була. “Эй  вы там наверху”дип  җырлаган  җырын  Мәскәү кремле түрәләре  үзләре  турында дип уйлап аны тыярга телиләр, җырның тамашачылар белән тулы стадионда өске рәтләрдәгеләргә карап җырлаганлыгы ачыклангач, уйларыннан кире кайталар. Совет заманында Пугачёва  Мәскәү  кремле сәхнәсендә “вечно  буду  с  комсомолом, вечно  буду  молодым” дигән сүзләр  булган  җыр  җырлаганда “вечно буду с молодым” – дигәне  өчен аны  ике  ел сәхнәгә  чыгармадылар. Билгеле булганча  Пугачёваның дүртенче һәм  бишенче  ирләре  яшь  егетләр. Бронетанк  гаскәрләре  генералы  малае  Максим  Галкин  озак  еллар өендә кунмыйча  армия  хезмәтеннән качып йөрде, ул  юмор остасы Алланың  аңа  күзе  төшкәнче аена 3 мең доллар  акча алып эшли иде. Караңгы  төшкәч Филип Киркоровның  хатыны коймасыннан ире  өйдә  югында сикереп керә башлагач, аңа авыр хезмәте өчендер  инде, эшендә аена  30 мең доллар акча  түли  башладылар.
Берничә ел  гөнаһларын тырышып яшереп маташкач, чиркәүгә һәм загска барып  алар ир белән хатын булдылар, ә Киркоров “А я не знал, что любовь бывает такой жестокой” дип җырлап йөрде. Хәзер  башка  юмор  осталары  “Пугачёваның  булачак яңа ире инде төнге  чүлмәктә (детской  горшокта) утыра  башлаган” дип  мәзәк  чыгардылар.  Ә  Алланың  бите яшәргәннән яшәрә бара...  
Мәгълүматларны    Җәүдәт Мәгъсүмов туплады, Олы Әтнә авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев