2022 елның ноябрендә Татарстанда 3454 кеше үлгән, бу аннан алдагы елның шул ук ае белән чагыштырганда 2783 кешегә кимрәк.
Әлеге мәгълүматларны Росстат китерә.
Ләкин, узган елның ноябрендә туучылар саны да кимегән: 2021 елда 3474 сабый дөньяга аваз салган булса, 2022 елда – 3021 (-13 процент). Шул ук вакытта 13 бала бер яшен дә тутыра алмаган - бу узган елның ноябренә караганда дүрткә күбрәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/noyabr-aenda-tatarstanda-2021-eldagy-belan-cagystyrganda-ike-tapkyrga-kimrak-kese-ulgan-5865637
Нет комментариев