Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Пенсионерлар февральдән 8,6% ка индексацияләнгән пенсия ала башладылар

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, федераль кануннар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6 %ка кадәр индексацияләнде. Бу Росстат мәгълүматлары буенча 2021 елда 8,4% тәшкил иткән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак.

"Һәр пенсионерның пенсиясе индексацияләнгәннән соң индивидуаль күләмдә арта һәм ул пенсионер ала торган пенсиянең күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. ", - дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев