Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: «Әтнә - үрнәк районнарның берсе»

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әтнә районында булды.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әтнә районында булды. Визит кысаларында ул район кырларын карады һәм чәчү эшләренең барышы белән танышты.

Республика рәисен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Хисамиев озата йөрделәр.

Рөстәм Миңнеханов "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәямгыятенең сөт комплексында булды. Биредә эш барышы белән танышты.

Комплексны караганнан соң Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район җитәкчелеге аралашу барышында кырларда эшнең штат режимында баруы турында хәбәр иттеләр.

- Орлыклар һәм техника җитәрлек. Бүгенгә чәчү эшләре 52% ка - 14,3 мең га мәйданда башкарылган.арпа, сабан бодае, борчак, солы тулысынча диярлек чәчелгән. Башлыча бөртеккә кукуруз, техник һәм азык культуралары чәчәсе калды. Көзге культуралар 6503 га мәйданда чәчелгән.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, райондагы барлык фермаларда да диярлек заманча җайланмалар урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, республика Рәисе юл эшләренә аерым басым ясады.

Быел җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау һәм төзү буенча зур күләмдә планлаштырылуын ассызыклады.

"Гомумән алганда, Әтнә районы республикада гадәттәгечә үрнәк районнарның берсе», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнүгә дә игътибар итте. Һәр Бөек Ватан сугышы ветеранын, хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кайгыртырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев