Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Счетлар буенча түләүдән баш тартып, автоледи Тойота машинасыннан колак каккан

Бурыч түләүдән баш тарткан һәм кредит йөкләмәләрен үтәмәгән өчен суд приставлары Казанда яшәүче бер ханымнан Toyota Corollaны алганнар.

Суд приставларының Киров районы бүлегендә хатын-кызга карата кредитларны түләмәгән өчен башкарма производство кузгатканнар. Ул бурычны түләп бетерергә җыенмый, бу хакта Хезмәт хезмәткәрләренә ачыктан-ачык белдерә. Ул чакта суд приставы принципиаль гражданкага бурычны түләмәгән очракта, аның автомобиле арест салынырга һәм киләчәктә алып китәргә мөмкин булулары турында аңлатты. Тик ханым арест өчен машинасын бирүдән баш тарткан, яшергән.

Суд приставлары автоледи яшәгән урынга чыгалар. Машина өй янында була. Кыйммәтле чит ил машинасын кулга алып, суд приставы эвакуатор чакырта һәм махсус тукталышка җибәрә.

Инде икенче көнне хатын-кыз бурычка карата мөнәсәбәтен үзгәртте һәм бурычны түләү өчен кирәкле сумманы кертте.

Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев