Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗани музеенда блогер Альбина Фазлыева белән очрашу узды

Бүген, 16 гыйнвар көнне татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, илаһият галиме, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) туган көне.

 Шул уңайдан Комыргуҗа авылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музейда укучылар, укытучылар һәм район мөслимәләре Бактач авылында яшәүче иҗади киемнәр авторы Альбина Фазлыева белән очрашу узды.


Шиһабетдин Мәрҗани - гаять тирән белемле, затлы шәхес булган. Ул, төрки телләрдән тыш, гарәпчә, фарсыча да камил белгән, хезмәтләрен дә шул телләрдә язган. Замандашлары аны "Болгар җиренең иң укымышлы кешесе", "Үз чорының Платоны", "Татар Геродоты", дип атаган. Бу аңлашыла да, чөнки Шиһабетдин хәзрәтнең (аны еш кына туган ягында шулай дип йөрткәннәр) гыйльми эшчәнлеге гаять күптармаклы була, ул тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география кебек фәннәрне, халык иҗатын тирәнтен белгән. Аның, гомумән алганда, утыз томнан артык төрле өлкәләргә караган фундаменталь хезмәт язуы билгеле.

Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дин әһелләре гаиләсендә туып-үскән егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Әмма аның белем алырга омтылышы гаять зур була һәм 20 яшьлек Шиһабетдин 1838 елда Бохарага китә. Ул анда төрле дини уку йортларында белем өстәгәч, Сәмәркандтагы "Шердар" мәдрәсәсенә юл ала, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп" мәдрәсәсендә белемнәрен тагын да тирәнәйтә. Моннан тыш галимнең 1880 елда Истанбул аша Гарәбстанга баруы, хаҗ кылуы Мисыр мәмләкәтләрендә сәфәрдә йөрүе, анда галимнәр белән аралашып, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып баруы мәгълүм.

Очрашу барышында татар хатын-кызына хас булган милли киемнәр турында сөйләштеләр. Фикерләр алыштылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев