Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Сәнгать мәктәбендә - беренче сыйныфлар көне- фотолар

Әтнә сәнгать мәктәбенең Актлар залында бүген беренче сыйныфларны укырга кабул итү уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Концерт барышында укытучылар чыгышы да, балалар чыгышы да  сокландырды. 

- Балаларыбызны беренче сыйныфка укырга кабул итү уңаеннан безгә бәйрәм концерты күрсәттеләр бүген. Балалар үзләре матур, укытучылары карап кына торырлык, актлар залы бизәлгән, исем китеп кайттым. Мин генә түгел, барлык әти-әниләрнең дә фикере бу. Безнең балаларыбызны белемле, талантлы укытучылар укыткач, балаларыбызның киләчәге өчен сөенеп кайттык.  "Алчәчәк", "Конфетки" бию төркемнәренең чыгышын карадык. Иң элек сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина сәнгать мәктәбенең тәртипләре, аның укытучылары белән таныштырды. Эзлекле итеп  сөйләделәр, түләү мәсьәләсен дә аңлаттылар. Укытучы - педагогларның затлылыгына исем китте, биюче укытучылар Динә Владимировна белән Динә Фиратовнаның биюләрен тын да алмый карадык. Чит ил биюен биеделәр. Искитмәле концерт булды, озак та бармагандыр ул, ә тәэсирләр әйтеп бетергесез. Соңыннан беренче сыйныфка укырга керүче балаларны сәхнәгә менгереп медальләр өләштеләр, пакет белән бүләкләр бирделәр...- дип, кичерешләрен хәбәр итте Күшәр авылында яшәүче хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова.

Ул җибәргән фотолар белән таныша торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев