Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Сөткә бәя артачакмы?

«Узган атнада Хөкүмәт йортында хисап тоттым, сөт үзкыйммәте 3 сумга арткан. Моңа карамастан, базарда сөт бәяләре, былтыргыга караганда, 1 сумнан да кимрәк бәягә артты», — диде министр.

Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә, сөткә бәя артуы көтелми.

«Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме — федераль, төбәк программалары бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга быел язын Президент ярдәме белән савым башларын саклап калыр өчен 350 млн сум акча бүлеп бирелде. Шушы ярдәм нәтиҗәсендә, сөткә бәя артуын көтмибез», — диде туры эфир барышында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул сөтнең үзкыйммәте артуын, моңа читтән терлек азыгы кертү дә тәэсир иткәнен искәртте. «Узган атнада Хөкүмәт йортында хисап тоттым, сөт үзкыйммәте 3 сумга арткан. Моңа карамастан, базарда сөт бәяләре, былтыргыга караганда, 1 сумнан да кимрәк бәягә артты», — диде.

«Бәя үсеше былтыр ел азагында башланды: комбикормаларга да, энергия чыганакларына да бәяләр күтәрелде, запчастьларга да… Күп кенә фермаларда чит ил саву аппаратлары…Җиһазлар кирәк, пандемия аркасында да билгеле бер проблемалар туды», — дип белдерде Марат Җәббаров. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/14-07-2021/marat-bbarov-d-l-t-yard-me-n-ti-send-s-tk-b-ya-artuyn-k-tmibez-5830276

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев