Казанның Вахитов районы суды ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцеваны өй арестына озатты.
Кичә Татар-информ агентлыгы Балахонцеваның тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Бүген аны Вахитов районы судына китерделәр, анда тикшерүче рәис урынбасарын өй арестына озату үтенечен белдерде.
Якынча мәгълүматларга караганда, Балахонцеваны тоткарлауның сәбәбе ришвәт алу белән бәйле.
Нет комментариев