Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат ковидтан вафат булган

Республикада Covid-19 корбаннарының рәсми теркәлгән гомуми саны 2022 елның 16 февраленә 1673 кешегә җиткән.

Татарстанның тагын биш кешесе — бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

Республикада Covid-19 корбаннарының рәсми теркәлгән гомуми саны 2022 елның 16 февраленә 1673 кешегә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вафат булучылар — 1673 кеше, аларның бишесе бер тәүлек эчендә расланган <… >», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Коронавирустан 1937 елда туган ир-ат, 1941, 1948, 1951 һәм 1956 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 аркасында теркәлгән һәм теркәлмәгән үлемнәр саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-02-2022/tatarstanda-tagyn-d-rt-hatyn-kyz-m-ber-ir-at-kovidtan-vafat-bulgan-5849502

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев