Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Терлекләр арасында да төрле чирләр арткан

Ел башыннан район ветеринария берләшмәсе дә үз эшен план нигезендә башлап җибәрде.

Ләкин терлекчелектә яллар юк, терлекләр дә теләсә кайсы вакытта авырып китәргә мөмкин .Аларга вакытында ярдәм күрсәтү өчен тиешле дарулары да кирәк.

- Без ветстанция даруханәсенә төрле авыру очракларында кирәк булган препаратларны кайтартып торырга тырышабыз, – ветеринария белгечләре.

Ветеринария даруханәсе хезмәткәрләре Хисмәтова Энҗе һәм Әхмәтшина Эльвира һәрвакытта ачык йөзлеләр. Йомыш белән килгән бер кешене дә кире бормыйлар.

Озакламый сыерларның күпләп бозаулау чоры башлана. Соңгы елларда бозаулаганнан соң була торган парез, чүпләре төшмәү һәм башка генекологик авырулар күп очрый башлады. Аларны бөтенләй булдырмый калу мөмкин булмаса да, сыерларга сөт ташлагач бер һәм бозаулагач бер тапкыр составында йод, селен һәм төрле витаминнар булган препаратлар кадатырга кирәк, дип киңәш итә мал табиблары.

Сөт ташлаган сыерларга составында кальций булган өстәмәлар бирергә ярамый. Бу парез куркынычын арттыра гына. Хайваннар авырып киткәндә сөттән чыкмый торган антибиотиклар да киңәш итәләр Сыерның сөтен ташлату бик мөһим чара булып тора. Бу вакытта сыер карынындагы бозау интенсив үсә, хайван тән җыя, аның җилеме яңара .Еш кына, бигрәк тә күп сөтле сыерларның сөтен ташлату авыр була. Иң беренче чиратта сыерның буазлык вакытын белергә кирәк. Бозауларга якынча 50-70 көн кала сыерны ташлатырга була. Соңга калып ташлаткан очракта бозау да зәгыйфь туа, сөт бирүчәнлек тә түбәнәя.

Сыерның сөтен бетерә башлаганда сусыл азыклар бирмәскә, онны 1 килограмга кадәр ашатырга, суны чикләргә һәм шул ук вакытта савуны сирәгәйтергә кирәк ди белгечләр. Көненә 12- 15 л сөте булган сыерны ташлату өчен 2-2.5 атна вакыт кирәк. Бу очракта җилемгә махсус антибиотик та кертергә кирәк булырга мөмкин. Шунысын онытмаска кирәк, бу антибиотик сыер бозаулагач та сөт белән бүленеп чыгарга мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев