Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Төнлә Казан аэропортында самолет полосадан читкә чыгып киткән, тикшерү эшләре бара

Идел буе транспорт прокуратурасы Казан аэропортында булган гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә тикшерү оештырды.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә Самара – Казан рейсын ясаган самолет аэропортка төшкәннән соң очыш полосасыннан читкә чыгып киткән. Бу вакытта очкычта 35 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Урынга транспорт прокуроры вазифаларын башкаручы килгән.

«Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерәчәк, җаваплы затларның гамәлләренә бәя бирәчәк һәм гаепле кешеләргә карата тиешле чаралар күрәчәк», - дип ачыклык керттеләр күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев