Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Түбәләрдән кар төшерергә кирәк

Түбәләрне кар басу куркынычы турында гел ишетеп торабыз.

Язның беренче көне белән . Урамда яз килүе сизелә. Көн җылыту белән, түбәләрдән кар катламы төшә башлады.
Түбәләрдәге кар катламы исә бина яныннан узучылар өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Авыр кар массасы кинәт кенә шуып төшеп, җитди зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә дә, йорт хуҗаларына вакытында түбәләрне кардан чистартып торырга кирәк.
Биек биналар янына  кар төшү куркынычы турында кисәтүче билгеләр кую да зыян итмәс.
Балаларны да игътибарсыз калдырмагыз. Кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, аларны гел күзәтеп тору мөһим. Түбәдән кар төшү куркынычы турында аңлатып, биналар янында уйнамауны киңәш итәргә кирәк.
Гомумән алганда, кышкы шартларда саклык һәм уяулык – һәркем өчен мөһим сыйфатлар. Кар-буранлы көннәрдә тормышыбызны имин итү өчен саклык чараларын күрергә кирәк . Игътибарлы булыйк. Гел әле монда, әле тегендә кар ишелгән, түбә җимерелгән дигән сүзләрне ишетеп торабыз. Бәхетсезлек очракларын булдырмый калырларга тырышыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев